Фирдүс Тямаев халыкка мөрәҗәгать белән чыкты. Аны ул инстаграмга урнаштырган.
Фирдүс "игромания" афәте аркасында өченче дустын югалткан. Өчесе дә соңгы чиккә барып җиткәннән соң, үзләренә кул салганнар.
– Бүген иртән хәбәр килде, өченче дустым үзенә кул салган, — ди, йөрәге әрнегән җырчы.
Әти-әниләргә баларының телефоннарын тикшерергә куша җырчы. Чөнки үзләре дә уйламастан килеп кабучылар бик күп икән.
- Кемдер футбол уйный, кемдер нәрсә. Банк карточкасын кертәлә дә, ставка куеп уйныйлар. Ул игромания наркотиктан да начаррак, - дип уфтана җырчы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар