– Тапшыру алдыннан нинди күнекмәләр ясыйсың?
– Мин спорт белән дус, спорт күнегүләре ясыйм. Иртә-кичләрен күнегү ясамыйча калмыйм. Вакыт булганда, йөгереп тә кайтам. Велосипедта йөрергә яратам. Каратэ белән дә шөгыльләнәм. Узган ел республика күләмендә узган каратэ ярышларында үз категориямдә өченче урын алдым. Эфир алдыннан һәрвакыт Аллаһы Тәгаләне истә тотып, аннан хәер-фатиха сорап, дога укыйм.
– Радио журналисты булырга теләүчеләргә нинди киңәш бирер идең? Ул нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
– Радио журналисты радионы тыңлап, яратып, аның серләренә төшенергә тиеш. Иң беренче таләп – телне камил белү. Телне өйрәнергә, матур әдәбият укырга, үз фикереңне матур итеп ирештерә белергә кирәк. Минем теләгем шул: китап уку тәҗрибәсеннән тыш, дөньяны, кешеләр белән мөнәсәбәтләрне күзәтеп, матур әңгәмә кора белергә, кешеләрне яратырга, хөрмәт итәргә кирәк. Әйткәнемчә, радионы төрле кешеләр тыңлый. Барысына да ярап бетеп булмый дисәләр дә, кеше күңеленә керә белергә, тавышыңны матур итеп куя белергә кирәк. Боларның күп өлеше – Аллаһы Тәгаләдән бирелгән сыйфатлар. Ләкин үз өстеңдә эшләп тә күп нәрсәгә ирешергә мөмкин. Бары тик ялкауланмаска, кызыксынырга, белемеңне тирәнәйтергә, укырга кирәк.
– Фаил, «Болгар радиосы»нда үзең иҗат иткән шигырьләр еш яңгырый. Шигырь язарга сине нәрсә илһамландыра?
– Шигырьләремне әле генә Айгөл Хәйруллина эфирда укыгач, тыңлаучылардан бик җылы сүзләр килде, язуыңны дәвам ит, диделәр. Смс-хәбәр дә килде, шалтыратып әйтүчеләр дә булды. Алар миңа иҗат итәргә стимул бирә. Әмма илһам килгәндә генә иҗат итеп була. Илһам көтмәгәндә, әйтик, ризык әзерләгәндә килә. Тиз генә язып куймасаң, онытыла. Тотып өлгермәгән чаклар да булды, кызганыч. Башыма килгән фикерләрне, шигырьләрне язып барган булсам, инде күптән китабым чыккан булыр иде. Кайберләренә әһәмият тә бирмим, ләкин берникадәр вакыттан мәгънә күренә. Кызыклы, үзенчәлекле икәнен тоям. Илһам иңә икән, бу юкка гына түгел. Димәк, Аллаһы Тәгалә минем аша кешеләргә нидер әйтергә тели. Шуңа күрә фикер килсә, язып барырга тырышам.
– Ничек тукланасың, нинди ризыклар яратасың?
– Бу тема минем өчен бик кызыклы. Кешенең физиологиясе, сәламәтлеге турында бик күп китаплар укыйм. Интернетта аудиокитаплар тыңлыйм. Пол Брэгг, Вадим Зеланд һәм башка авторларның китапларын тыңладым. Кеше сәламәтлегенең 80-90 проценты аның нәрсә ашавына бәйле икән. Аллаһы Тәгалә биргән ризыкларны тере, табигый килеш, ягъни яндырмыйча, кыздырмыйча, туңдырмыйча куллансаң, сәламәт буласың. Андый ризыкның бөтен витаминнары сәламәтлеккә, күзәнәккә ничек бар – шулай кабул ителә. Тәм көчәйткечләр, химик кушылмалар белән җитештерелгән ризыклар зыянлы, моны галимнәр дә раслый. Әби-бабайларыбыз: «үлән ашап исән калдык», – диләр. Без дә үлән ашыйк димим, ләкин бу сүздә зур мәгънә бар. Безнең сәламәтлеккә үләннәр, яшелчәләр, җиләк-җимешләр кирәк.
– Чит илләргә йөрисеңме, кайда ял итәсең?
– Чит илләргә йөрергә бик телим, әмма һәрвакыт йөреп булмый. Мөмкинлекләр дә, вакыт та чикле. Шулай да Мисырда, Төркиядә, Чехиянең Прага шәһәрендә булганым бар. Бу дөньяда кеше соңгы сулышын алганда иң үкенгән әйберләренең берсе – аз сәяхәт итүе, сәламәтлеген сакламавы икән. Үкенмәс өчен күп итеп сәяхәт итәргә, дөрес тукланырга кирәк дип саныйм. Минем барысы да алда әле дип уйлыйм, Алла боерса. Кызым белән бик кызыклы маршрут планлаштырабыз. Мөселман илләренә барырга дип план корам. Иң зур теләгем – хаҗга бару. Исән булсак, тормышка ашар дип өметләнәм, Алла теләсә.
ТНВның PR бүлеге
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар