Ә кайбер оешмалар, хезмәт күрсәтү өлкәләре бер мизгелгә генә түгел, ә билгесез вакытка эшләреннән туктап торырга мәҗбүр. Мисал өчен, спорт заллары, фитнес үзәкләр, бассейннар кайчан элеккечә эшли башлавын әлегә күз алдына да китереп булмый. Ә аларга йөрү өчен акча түләнгән бит!
Россия сыйфат системасы җитәкчесе урынбасары Андрей Белоусов сүзләренчә, карантин вакытында фитнес-үзәкләр абонемент карталарыннан файдалану вакытларын туктатып тора. Әгәр дә инде клиент бу мөмкинлектән файдаланырга теләмичә, акчасын кире кайтарырга уйлый икән, “Кулланучылар хокукларын яклау турындагы” канун нигезендә һәм Гражданлык кодексының 782нче матдәсе буенча алай эшләргә дә була.
Әлеге канун нигезендә, фитнес-клбука йөрүче теләсә кайсы вакытта килешүне таркатып, акчаны кире кайтарырга хокуклы. Гадәттә, бу процессны ничек башкарырга мөмкин булуы килешүдә язылган була. Мөрәҗәгатьтән соң, акчаны 10 көн эчендә клиентка кайтарырга тиешләр.
Әгәр дә клуб килешүне бозып, акчаны кире кайтарудан баш тарта икән, ул чагында клуб җитәкчелегенә гариза язу таләп ителә. Ул гаризаларны кабул итүдән баш тарткан очракта, шаһитлар янында гаризаны кабул итмәү турында тагын бер гариза язарга һәм аны электрон почта аша юлларга киңәш ителә. Алай да булмаса инде судка мөрәҗәгать итәргә була.
Комментарийлар