16+

Фәрит Мөхәммәтшин: “Иртә җирлисез мине”

Бүген журналистлар белән очрашу барышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга вазыйфагыздан китәргә җыенмыйсызмы әле? Үзегездән соң бу урында кемне күрәсез, дигән сорау җиткерделәр.

Парламент җитәкчесе шаяртып:

- Иртә җирлисез әле. Мин әле 5 елга сайландым. Әзерләрбез, борчылмагыз. Изге урын буш тормый, диләр. Эшне белгән, лаеклы кеше килсен иде, әлбәттә. Шундый вакытта китеп барсам, бу бит хыянәт кебек булачак. Уф Алла, ардым, туйдым, киттем дия алмыйм, - диде.

Фәрит Мөхәммәтшин ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфасын 1998 елның 27 маеннан бирле башкара. Республика парламентына соңгы сайлаулар 2019 елның сентябрендә узган иде.  

Лилия ЛОКМАНОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading