16+

Фуд-блогер Илүзә: “Блогерлык мине максатчанлык һәм үҗәтлеккә өйрәтте”

Теләсә кайсы хуҗабикәнең хыялы инде ул тиз генә телеңне йотарлык ризык әзерләп кую, шуның өстенә кибет буйлап кирәкле ингредиентларны эзләп йөрисе дә булмаса. Блогер Илүзә Хөснетдинованың инстаграм сәхифәсе шуның белән җәлеп итә дә инде.

Фуд-блогер Илүзә: “Блогерлык мине максатчанлык һәм үҗәтлеккә өйрәтте”

Теләсә кайсы хуҗабикәнең хыялы инде ул тиз генә телеңне йотарлык ризык әзерләп кую, шуның өстенә кибет буйлап кирәкле ингредиентларны эзләп йөрисе дә булмаса. Блогер Илүзә Хөснетдинованың инстаграм сәхифәсе шуның белән җәлеп итә дә инде.

Әбисенең, кайнанасының, иренең һәм балаларының ризык әзерләгән видеолары аның блогын тагын да халыкчанрак итә. Блогымны киләчәктә тагын да җылырак, рәхәтрәк итәсем килә, ди үзе блогер.

Илүзә тумышы белән Чистайдан. Ире һәм ике баласы белән ул Казанда яши. Һөнәре буенча экономист-менеджер, әлегә кечкенә балалары белән декрет ялында. Блогны да декретта вакытта алып бара башлаган.  
– Зур кызым Ясминә белән көне буе өйдә торганда, ашарга пешерергә ярата идем. Фуд-блогер булыргамы икән әллә дип уйладым да икенче көнне үк бер ризыкның рецептын куйдым. Ризык әзерләгәндә кызларым да гел янымда. Үзем дә кечкенәдән әнием янында аш-су тирәсендә әвәрә килеп үстем. Әнием мине мавыгуымны хуплый гына иде, бервакытта да комачаулыйсың дип әйткәне булмады, түгелгән он-ярмалар өчен дә ачуланмады. Мине шулай хикмәт белән эшкә өйрәтүенә бик рәхмәтлемен. Әнинең рецептлар туплап барган дәфтәре нык ярдәм итте. Аның үрнәгендә үзем дә яшьтән үк рецептлар туплый башладым, – дип сөйли Илүзә.

Баштарак блогны татарча гына алып барган, язылучылары рус телендә дә язуын сорагач, ике телдә алып бара башлаган. Алтмыш меңнән артык язылучыларны ул гивларда катнашмыйча, теләктәш блогерлар ярдәмендә җыйган. 

“Блогер булу авырмы?” дигән сорауга ул, блогерлык – атнаның җиде көнендә 24 сәгать эшләү, дип җавап бирде. 
– Күбесе бу блогерның бер эше дә юк дип уйлый. Җиңелләрдән түгел, яңадан-яңа рецептлар табарга, аларны видеога төшерергә, директка килгән сорауларга җаваплар бирергә кирәк. Язылучылардан шактый сораулар да килә, – дип елмая Илүзә.

Баштарак ире блог алып бара башлавына риза булмаган, хәзер инде үзе үк ризык әзерләп, видеоларны инстаграмга керттерә икән. Кунакка кайтышларына кайнанасы да тәмле сыйлар әзерләп куеп, башта инстаграмга куярга сорый ди. 
– Ирем, якын кешеләрем ягыннан аңлау булганда, эшләү дә рәхәт. Блогерлык миндә берничә сыйфат та тәрбияләде. Максатчанлык һәм үҗәтлеккә өйрәтте, – ди блогер.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Часто сториста ошибкалар белэн сойлэшэ, колакны кисэ. Рецептларын язып куйганда да ошибкалар анын...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Колагын киселмэсен.....ошамаса карама

      Мөһим

      loading