Килен – каенана туфрагыннан, дип дөрес әйтәләр икән. 90 яшьлек Фәүзия әби Фәйзрахманова янына кунакка килгәч, моның шулай булуына тагын бер кат төшендек. Ишектән килеп керешкә, безне Фәүзия әбинең килене каршы алды. Әби үзе аны килен димәсә, без аны кызы дип уйлаган булыр идек.
– 40 ел бергә яшибез бит инде без. Әникәй (Әтнә ягында каенананы шулай дип йөртәләр) белән күңелле, үзенә күрә иптәш ул. Әле тагын 100гә кадәр яшәсен иде, – ди килен.
Бер гасырга якын гомер кичерсә дә, Фәүзия әби әле дә дөнья хәлләре белән газета-журналлар аша танышып тора. Авыр тормыш сукмаклары узган әбекәйнең сүз көченә ышынычы зур.
– 18 яшемдә әни үлеп китте. Дүрт туганымны берүзем аякка бастырдым. Аларны башлы-күзле итеп, 29 яшемдә генә кияүгә чыктым, – ди карчык.
Алай да яшем 30да дип тормаган Фәүзия әби, тоткан да үзеннән сигез яшькә яшьрәк Равил исемле егет белән никах укыткан. Өч балалары туган. Бүгенге көндә әбинең инде җиде оныкчыгы бар.
– Җиңү көнен Мәскәүдә каршы алдым. 1944 елда Әтнә районыннан без 15 кыз Мәскәү янына торф чыгарырга барган идек. Яхшы эшләгән өчен, Мәскәүгә экскурсиягә алып киттеләр. Ул торфта күргәннәрне сөйләп бетерерлек түгел. Яз көне автобус белән алып китәләр дә ноябрь беткәндә генә кайтаралар иде. Елгада сал да агыздык. Менә шулардан соң салкын тиеп күзләр, колаклар, аяклар зәгыйфь булып калды, – дип, үткәннәрен барлый әби.
Фәүзия әбигә озын гомер, саулык-сәламәтлек, якыннарының кадер-хөрмәтен күреп яшәвен телибез.
Комментарийлар