Психотерапевт Рамил Гарифуллин коронавирус сәбәпле хафага бирелмәскә чакырды
“Таҗлы вирус”ка бәйле вазгыять үзгәреп тора. Кешеләр тынычлыкны, санитария нормаларын саклап, килеп туган хәлләргә аек акыл белән карарга өйрәнергә тиеш.
Казан федераль университеты доценты, психология фәннәре кандидаты, танылган психотерапевт-психолог Рамил Гарифуллин белән әңгәмәбез дә шул хакта.
– Халык арасында паниканы ничек булдырмаска: фейк-хәбәрләр күп тарала, кибетләрдә ажиотаж бара. Бу очракта тынычлыкны ничек сакларга?
– Беренчедән, бу хакта эчтәлекле һәм мәгълүматлы, дәлилле язмаларга күп урын бирергә кирәк. Газеталарда, телевидениедә, интернетта шундый язмалар-сюжетлар әзерләргә. Нигезле мәгълүмат куркынычны юкка чыгарырга тиеш. Куркырга кирәк түгел, дип әйтү генә аз. Тәгаен мисаллар кирәк. Логик аргументлар белән эш итәргә. Паника ул ике төрле була. Нигезле һәм нигезсез паника. Мәсәлән, “Титаник” баткандагы паника – ул дөрес хафалану. Чынлап та, зур теплоход бата. Нигезләнмәгән шөбһәләнү дә бар. Аны нигезе юк икәнен исбатларга кирәк.
– Коронавируска бәйле хафалануны ничек аңлатырга?
– Беренчедән, статистик анализ китерәбез. Коронавирус – ул шулкадәр үк куркыныч түгел, башка төр инфекцияләр белән чагыштырганда азрак процент та әле. Икенче аргумент – куркырлык сәбәпләр дә юк, әлегә илдә бернинди эпидемия дә, пандемия дә күзәтелми. Россия буенча авыручылар саны шулкадәр үк күп түгел. Кешеләр моны киресен исбатлыйлар икән, әмма ул исбатланмаган мәгълүмат гайбәт-фейк дәрәҗәсендә генә.
– Бу хәлләргә бәйле финанс паникасы барлыкка килсә...
– Финанс паникасы да булырга мөмкин. Дәүләттә азык запасы булуы, сәүдәнең туктамавы ышандырырлык итеп дәлилләнергә тиеш. Дөресен генә әйткәндә, икътисадый хәл җиңелләрдән түгел. Икътисадчылар төрлечә аңлата. Төрле икътисадый киеренкелек булуы ихтимал. Шуңа күрә дә төрле карарлар кабул итәргә дә кирәк булачак. Карарларны дәүләт кенә түгел, һәркем үзе хәл итә торган мәсьәләләр дә бар. Мәсәлән, әгәр кешенең акчасы бар икән, ул үзенең финанс хәлен үзе бәяләргә тиеш. Сумнарда акчагыз күп, ди. Аңлашыла инде, кемнәрдер аны долларга әйләндереп тә өлгерде. Доллар кыйммәтләнде. Хәзер аны долларга күчерүнең мәгънәсе юк. Шуңа да һәркемгә беркадәр икътисадчы булырга кирәк. Тормыш итү өчен һәрбер өлкәдән беркадәр белемле булу комачауламый. Моның өчен төрле аналитик мәкаләләр укырга кирәк. Гади кешеләрнең гайбәтләрен азрак тыңлагыз. Яхшы эксперт-белгечләрнең язмалары белән танышыгыз. Профессор-галимнәрнең, авторитетлы тикшерүчеләрнең фикерләрен белегез.
– Кибетләрдәге ажиотажны ничек бәялисез?
– Сәүдә нокталарындагы юклык-кытлык белән бәйле хәл нигезлеме ул, юкмы? Әгәр дә чыннан да запас юк, киштәләрдә берни дә калмаган икән – моны объектив бәяләргә кирәк. Запаслар булса, аны күрсәтергә! Паника шунда ук юкка чыга.
– Ә ни өчен кешеләр күпләп ала?
– Кешеләр хәзер аны запас юклыктан, запас туплар өчен генә дә җыймый. Хәзер беркадәр вакыттан соң, бар нәрсә дә кыйммәтләнәчәк. Шул ук ярма бәясе ике-өч тапкырга артачак. Доллар курсы үзгәрә, кешеләр шуңа да юктан да, кирәкмәгәнгә дә кибеттән товар ташый. Соңыннан кыйммәткә сатып алмас өчен генә. Бәяләр үзгәрәчәк. Беркадәр вакыттан соң бөтен нәрсә элекке хәленә кайтачак. Бездә мондый хәлләр булды инде. Бөтен азык-төлек тә булачак. Хәтерләсәгез, 1998 елда шулай булды. Ул чакта доллар курсы 14 процентка кисәк артты. Хәзер бик зур процентлар турында сүз бармый әле.
– Коронавирустан куркасызмы?
– Юк, курыйкмыйм. Статистиканы өйрәндем. Авыру йоктыру куркынычы аз. Коронавирустан кешеләр дәвалана ала. Грипп кебек үк. Грипптан инде курыкмыйм, әле яңарак кына бик нык чирләдем. Терелеп киләм.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар