16+

Галим Җәмил Зәйнуллинның туганы: “Әти-әнисе каберенә яңа таш ясаттым, юллар төшкәч кайтырмын дигән иде”

Бүген гарәп теле белгече, филология фәннәре докторы, профессор Җәмил Габделхак улы Зәйнуллин вафат булды.

Галим Җәмил Зәйнуллинның туганы: “Әти-әнисе каберенә яңа таш ясаттым, юллар төшкәч кайтырмын дигән иде”

Бүген гарәп теле белгече, филология фәннәре докторы, профессор Җәмил Габделхак улы Зәйнуллин вафат булды.

Ул минем якташым, авылдашым булса да, Җәмил абыйны мин бала чакта телевизордан гарәп теле дәресләре аша гына беләм. Гомерен фәнгә, телләр өйрәнүгә һәм башкаларга да өйрәтүгә багышлаган Җәмил ага туган ягында сирәк була иде.

Илкүләм мәсьәләләрне хәл итеп, дипломат вазыйфаларын башкарганда авылына кайтырга мөмкинлеге алай зур булмагандыр, күрәсең.

- Әмма елына бер булса да кайтмый калмый иде. Әти-әнисенең каберен зыярат кылып, чистартып, карап китә иде Җәмил абый. Әле соңгы тапкыр сөйләшкәндә дә бик озак аралаштык. Әти-әниемнең каберенә яңа таш ясаттым, юллар төшкәч кайтып куеп китәрбез инде, - ди Җәмил абыйның апасының килене Нурсинә апа Сафиуллина.

Нурсинә апа сүзләренчә, Җәмил абый соңгы арада авырып торган, операция дә кичергән булган.

- Сугышлар вакытында Багдад якларына барып эшләде. Ул да йөрәгенә дә тәэсир иткәндер инде, - ди Нурсинә ханым. 

Лилия ЛОКМАНОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading