Яшь җырчы Гөлназ Асаева узган ел Вильдан Шәмсетдинов (Вилли) белән никах укыткан иде. Яшьләр туй итүне 2021 елга калдырды.
Соңгы арада Гөлназ үзгәргән, бәби көтә ахры дигән имеш-мимешләр йөри башлады.
“Йөзегез үзгәреп киткән, әллә бәбәй көтәсезме?”, дигән сорауга ул: “Картаям, җәмәгать”, дип җавап кайтарган.
Тамашачылар ноябрь аенда да шул ук тема белән кызыксынган иде.
"Сторисларны аз төшерә башладың. Йөзең дә нык үзгәрде, йөклегә охшагансың", - дип язган иде Гөлназга социаль челтәрдә язылучылары.
"Виль йортны төзеп бетерүгә, бәби алып кайтабыз. Әлегә юк. Мин әле әни булырга әзер түгел", - дип җавап биргән иде ул вакытта Гөлназ.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар