Беренче сыйныфны бик авыр булыр, диләр, әмма без ул чорны үттек дип уйлыйм. Чөнки без былтыргы уку елында 83нче мәктәпкә әзерләнү курсларына йөрдек. Анда ул укырга да, язарга да өйрәнде. Аннан тыш, өй эшен дә бирәләр иде. Аны идәнгә ятып әзерләргә яратты. Бу мине борчуга салды һәм бу хакта психологлар белән дә киңәшләштем. Алар: «Баланы мәҗбүриләргә ярамый, ничек әзерләсә дә – әзерләсен», – диделәр. Әмма әкренләп мин аны өстәл артына күчердем. Елаулар да булды. Барын да кичердек.
Айдан, мәктәптән тыш, чит телләрне өйрәнү курсларына йөриячәк. Спортка килгәндә: бассейн һәм яраткан футболына. Вакыты калса, бәлки тагы да берәр нәрсә уйларбыз. Бар өмет әти-әнигә: алар ярдәмләшсә, без эштә чакта баланы алар йөртә алса гына.
Комментарийлар