- Хәзер аралашасызмы?
- Бүгенге көндә дә, элегрәк тә без аралашмадык. Миннән соң аның берничә никахы булган. Хәзерге хатыны белән ике бала үстерәләр. Бик матур яшиләр дип беләм. Бәхетле булсыннар! Балалар аның хатыны белән дустанә мөнәсәбәттә. Әтиләре янына да кайтып йөриләр. Мин каршы килмим. Ул – аларның әтиләре.
- Гөлүсә, нигә бәхетеңне кабат сынап карамадың?
- Очрашып йөргән кешеләрем булды. Мин кияүгә чыккан булсам, ул кешенең карашы балаларга ят булыр иде. Балаларымның кимсетелеп яшәүләрен теләмәдем, чит кеше чит була инде ул! Унҗиде ел ялгызым яшим. Шушы яшькә җиткәч, вакланасы килми. Тиң булган кеше белән генә аралашасы килә, әлегә мин андый кешене очратмадым.
- Балаларың кайда яши?
- Бүгенге көндә улым Самат өйләнеп Төркиядә яши. Аңа 23 яшь. Татар кызына өйләнде, алар бишенче сыйныфтан бирле бергә. Икесе дә биюче, төрле илләрдә чыгыш ясыйлар. Кызым Динәгә - 27 яшь. Кияүдә түгел. Төркия белән Казан арасында йөри. Ике илдә дә яшәү хокукы бар. Психология буенча икенче югары белем алырга җыена.
- Үзең дә гел белемгә омтыласың...
- Кандидатлык диссертациясен яклау хыялын чынга ашырдым. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә, Г.Ибрагимов исемендәге Тел һәм әдәбият институтында Нурмөхәммәт Хисамов җитәкчелегендә укып, фәнни хезмәт якладым. Ректорыбыз Ким Миңнуллин бик ярдәм итте. Алар миңа тормышта үз юлымны табарга булышты. Укыган дәвердә беркемгә бер тиен акча түләмәдем. Бездән хәтта күчтәнәч тә кабул итмәделәр. “Сез нишлисез?” - дип кенә әйтәләр иде. Анда шулкадәр тәртипле галимнәр эшли. Һәрберсенә мең кат рәхмәтлемен . Тәүлегенә өч-дүрт сәгать йоклаган вакытлар күп булды. Иртәнге сәгать бишкә кадәр акчага курс эшләре язып, сәгать җидедә эшкә чыгып китә идем. Балаларны үстереп, белем бирергә, кеше итәргә кирәк иде. Бу максатыма да ирештем. Ходайга мең рәхмәт!
- Икенче белемең буенча син – психолог?
- 2011 елда социаль белем бирү академиясенә психология укытырга чакыралар иде. Әмма ул вакытта махсус белемем булмады. “Синең тәҗрибәң җитәрлек” дигәч, читтән торып укучы студентларны укыта башладым. 2013 елда диссертацияне яклаганнан соң, КФУга психология һөнәренә укырга кердем. Күпләр миңа “дипломы бармы икән?” дип шикләнеп карый. Горурланып әйтә алам, мин – психология буенча дипломлы белгеч.
- Психолог һөнәре авырмы?
- Җиңел түгел. Психология белән шөгыльләнеп китүем Аллаһы Тәгаләдән бирелде. Ул - тормыш тәҗрибәсеннән барлыкка килгән юнәлеш дип уйлыйм. Психолог булу бөтен кешегә дә бирелми, чөнки кешене тыңлый белергә, аның проблемасын үзең аша уздырырга һәм хәл итәргә кирәк. Кешегә дөрес киңәш бирә белү дә бик мөһим. Кемдер ире белән талашкан икән, аңа аерыл дип әйтү дөрес түгел. Әле бит Аллаһы Тәгалә алдында да җавап бирәсе бар, шуңа күрә киңәшне уйлап бирергә кирәк.
- Күбесенчә кемнәр мөрәҗәгать итә?
- Күбрәк хатын-кызлар һәм парлылар. Сирәк кенә ирләр. Алар моң-зарын сөйләргә, аралашырга дип килә. Бик сорасалар, кечкенә балаларны кабул итәм. Күптән түгел бер пар мөрәҗәгаь итте. Балалары ручка башы чәйнәгәнгә борчылып паникага бирелгәннәр. Башта хастаханәгә барганнар, анда төрле дарулар язып биргәннәр. Аннары гына миңа килделәр. Минемчә, бу – табигый хәл. Бала белән бар да тәртиптә - төрле тестлар үткәрдек, күзәттек. Без үзебез дә ручка башын чәйнәп үстек...
- Гөлүсә, син бүгенге көндә – аягында нык басып торган бизнес-леди. Ике балаң, яраткан шөгылең, үз фатирың, машинаң бар. Тормышыңнан канәгатьме син?
- Кеше үз тормышыннан канәгать булса, яшәүнең яме сүнәр иде. Мин барысыннан да канәгать, Аллаһка шөкер. Ләкин миңа һәрвакыт күбрәк кирәк, камилләшү өчен урын бар. Күбрәк укыйсым, психология өлкәсендә яңа белемнәр аласым, иң яхшы татар психологларының берсе буласым килә. Теләгем - парлылар аерылышмасын иде. Гаиләләрнең дус-тату яшәүләрендә минем дә өлеш керүен телим. Балалар хакына гына түгел, кайчандыр булган мәхәббәт хакына гаиләне сакларга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Үзегез шундый матур!Ирегезнең күзе кайда булган икән?Югалып калмагансыз,сез- Молодец!Фикерләрегез дә төпле.Сезгә бәхет телим!
0
0
0
0
Мин уйга калдым. Бу ханым гел ирен генэ хурлый, укытучы, психолог булгач ник гаилэсен саклау очен тырышмады икэн? Кубебез балалар этисез усмэсен дип авырлыкларга туздек. Хэзер алар энилэренэ рэхмэтле тигез гаилэдэ устергэнебезгэ.
0
0
0
0
Сокланып беткесез кочле шэхес сез!!!! Сезгэ яна унышлар телим!!! Сезгэ лаек олы махэббэт, хичшиксез, сезне эзлэп табар хэм бэхетле итэр!!!
0
0