16+

Гомер конфет кебек, татлырак булган саен, тизрәк бетә

Тиз генә җиңел акча алырга теләгән кешеләрнең акчасын тиз генә алу җиңелрәк.

Тиз генә җиңел акча алырга теләгән кешеләрнең акчасын тиз генә алу җиңелрәк.

Акчаның бөек икәненә ышану өчен берни дә кирәкми, ә шикләнү өчен күп нәрсәләр кирәк.
* * *
Талантлы булу гына аз. Әгәр кеше ахмак һәм талантлы икән, бары тик талантлы ахмак кына килеп чыгачак.
* * *
Кемнәрдәдер – Алла, кемнәрдәдер – Иблис, кемнәрдәдер тараканнар яши.
* * *
Гомер конфет кебек, татлырак булган саен, тизрәк бетә.
* * *
Сарыклар берләшә һәм Бүрегә каршы баш күтәрә алмый, алар бары тик үзен ашамаганнары өчен сөенергә генә сәләтле. Кайбер халык­лар да шулай.
* * *
Матди байлык азатлык китерә алмый, ул бары тик башкаларның иреген чикләү мөмкинлеге бирә.
* * *
Әгәр күпчелек хаклы булса, кояш та бер генә булмас иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading