Полковник трибуна яныннан китеп, алтын бәрхет пәрдә янына килде һәм аны үзенә таба тартты. Пәрдә тартылгач, һәммәсе дә андагы кыеклап киселгән зур дүртпочмаклы тишекне күрде.
– Тиздән хезмәтен тутырып кайтып китәсе дембельләр эшләгән моны. Үзенең дембель альбомын бәрхеткә төреп, матурлар өчен. Кем икәнен белү кыен түгел безгә, махсус бүлек майоры Семененкога китәргә җыенучыларның чемоданнарын тентеп, альбомнарын карарга приказ бирү дә җитә. Ләкин кирәкме соң бу? Запаска китү көнен һәр солдат зарыгып көтә, бәйрәм бит ул. Бу аңлашыла да: аларны бит өйдә кадерле һәм якын кешеләре дә көтә. Әгәр тентү үткәрсәк, бу барлык демебельләр тормышын каралтачак. Ә мин моны теләмим. Пәрдәне без, билгеле, яңага алмаштырырбыз. Ул сезнең өйне, туган якны сагынуларыгызны бераз булса да, басар, тормышыгызны чак кына ямьләндерер өчен, сезнең өчен, халык акчасына алынган. Нәрсә дә булса эшләр алдыннан башта ныклап уйлагыз!
Подполковник сөйләп туктады. Йөзе бик нык таушалган, арыган кыяфәтле иде ул. Шактый уйланып ул сәхнәдән төшеп, үз урынына барып утырды. Залда үле тынлык урнашты. Бу тынлыкны батальон командирының әче тавышы бозды:
– Беренче батальон чыгып тезелергә!
Барысы да дәшми генә ишеккә таба киттеләр һәм казармага кайтканчы беркем бер сүз дә дәшмәде...
Комментарийлар