Никарагуада разведка үзәген булдырырга җыена, имеш. ә НАТОның базалары кайда юк? Ноябрьдә генә аның хәрби аэродромын Тбилисида төзү турында килешенгән, Польшада төзеләчәк базаны «Трамп форты» дип атарга тәкъдим дә ясалган. Дөнья күптән бер полярлы түгел инде, моны аңларга вакыттыр. Тегеләре ничек – болары шулай. Пентагон үзенең чит илләрдәге 800 хәрби базасын тоту өчен 100 миллиард доллар сарыф итә һәм бу сан Россиянең хәрби бюджетыннан ике тапкырга күбрәк. Шуның хәтле базалар бездә хәтта СССР чорында да булмаган, әмма кайберәүләрне бераз «суыту» өчен җиткән булса кирәк. Аның гаскәрләре Варшава килешүенә кергән һәрбер илдә булса, хәрби кораблар күп төштә үзләрен иркен хис иткән. Совет солдатлары Луандада (Ангола), Александрия һәм Мерса-Матрухта (Мисыр), Латакия һәм Тартуста (Сүрия), Триполь һәм Тобрукта (Ливия), Дахлакта (Эфиопия) хезмәт иткән. Вашингтон ул чакта СССРны агрессив сәясәт алып баруда тәнкыйтьли һәм тышкы хәрби структурасын киңәйтүен туктатуны таләп итә. Әмма үзе туктамый – 90нчы елларга хәтле АКШның чит илләрдә 500 хәрби объекты булганы мәгълүм. Көнбатышның хәзер Кубадагы хәрби база уңаеннан борчылуы урынлы – СССР чорында аның аша АКШ разведкасы мәгълүматының 75 проценты алына.
Чит илләрдә хәрби базалар булдыру җиңел эш түгел, кайбер дәүләтләрнең Россия – АКШ мөнәсәбәтенә тыгыласы килми. Россиянең хәзер бу уңайдан БДБ илләре белән дә аңлашылмаучанлык килеп чыккалый. Аның базалары Абхазия, Көньяк Осетия, Приднестровьены да санап, барлыгы ун илдән чыгарылмаган. Кыргызстан базаны ябу турында 2016 елда ук белдергән иде (килешү 2058 елга хәтле), Казахстан Байконурдан Россия хәрбиләрен тулысынча чыгару турында уйлый. Әрмәнстандагы Гюмри базасын ябу турында сүзләр ишетелде, Лукашенко да яңа база төзүгә каршы булуын белдерде. Дөрес, бу «янаулар» күп очракта үзенә нинди дә булса файда алу өчен эшләнә – берәүләргә яңа кредит кирәк, икенчеләренә – арзанрак бәядән газ. Кем әйтмешли, «Сугыш – сугыш белән, әмма йомырка тәбәсен вакытында кыздырып ашыйсы килә». Көнбатыш белгечләре фаразлаган яңа сугыш башланып киткән очракта, немецларның Париж аша узганы кебек, базасыз илләр аша «ура» кычкырып узасыларын үзләре дә белә, әмма бераз бәя дә күтәрәселәре килә. Һәр сугыштан файда күрүчеләр бар, бусы күптән инде сер түгел. Без генә, бөтенесе дә гуманлы булырга тиеш, дип гөманлап утырабыз. Бар да безнең кебек беркатлы түгел шул, аларга сугыш ни дә, йомырка тәбәсе кыздыру ни. Аларга тәбә дә ике сарылы йомыркадан кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар