– Кул эшләре татар халкында элек-электән бар. «Аулак өй»ләрдә кызлар чигә, тегә, бәйли торган булган. Татар кызы кул эшләрен белергә тиеш, дип саныйм. Бу кәсеп итү өчен генә түгел, күңел рәхәтлеге өчен дә кирәк. Мәсәлән, бәйләү начар уйлардан арындыра, тынычландыра, стрессларны җиңелрәк кичерергә ярдәм итә, – ди Гүзәл.
Ул соңгы арада кулдан бәйләнгән әйберләргә караганда, кибеттән әзер кием-салым сатып алучыларның артуына да борчыла. «Җан җылыңны биреп бәйләгән киемнәр җылырак та була бит», – ди үзе.
Комментарийлар