– Яңа елны һәрвакыт гаилә белән каршы алабыз. Шәһәр ыгы-зыгысыннан качып, минем әти-әни яисә Салаватның әнисе янына кайтабыз. Алар без кайтканга сөенә, аларның елмаюлы йөзен күреп, без сөенәбез. Узган ел Салаватның туганнары белән каршы алган идек. Абыйларының гаиләләре ишле, алар белән бик күңелле булган иде. Гел гастрольләрдә йөргәч, еш күрешеп булмый. Яңа ел яллары якыннарың белән иркенләп күрешер өчен менә дигән мөмкинлек!
Скопировать ссылку

Без Яңа ел төнендә эшләмибез. Күпме генә акча тәкъдим итсәләр дә, баш тартабыз. Яңа ел каникулларында да ял итәбез, ун көн буе кунактан-кунакка йөрибез. Кыскасы, ун көн буе бәлеш һәм манты белән генә тукланабыз.
Комментарийлар