16+

И, әни! Сигез балаңның бишесен сабый гына килеш салкын гүргә салгансың...

22 марта 2025, 11:46
1016
0
3
Уку өчен 4 минут

Ләхетең-каберең үзебезнең авыл зиратында, әни. Әй күбәйдегез инде сез анда... Бер аумак булып ятасыз, ул аумак һаман артып тора, калкулыклар үсеп чыгып тора. Күпме вакытсыз киткәннәр, җан-бәгырьне өткәннәр

Ләхетең-каберең үзебезнең авыл зиратында, әни. Әй күбәйдегез инде сез анда... Бер аумак булып ятасыз, ул аумак һаман артып тора, калкулыклар үсеп чыгып тора. Күпме вакытсыз киткәннәр, җан-бәгырьне өткәннәр

И, әни! Син ни хәлләрдә анда? Ә минме? Мин менә синең белән җитәкләшеп Яңа урамга төшеп барам әле, Һәдияттәйләргә. Кечкенә кулларым синең җылы учларыңда, әкрен генә атлыйбыз да атлыйбыз. Нәрсәләр сөйләштекме икән без, истә түгел, ә менә Һәдияттәләрдә кич утырганда җырлап күрсәткән бер дүртьюллы җыруың, ул чакта мәгънәсен аңламасам да, күңелгә кереп калган.  
"Кемнәр юар, кемнәр күмәр,
Кемнәр алыр ләхетемне.
Чит җирләргә эзләп чыктым
Югалган бәхетемне".

Бәхет хикмәтле әйбер ул, аны чит җирләргә чыгып кына түгел, җиде диңгез артларына чыгып та эзләп таба торган түгел. Әгәр дә аягыңа чолганган, кулларыңа уралган, язмыш дәфтәреңә язылган бәхетең булмаса, эзләп кенә табылмый. Аннары, бәхет дигәнең бик чагыштырмача төшенчә бит әле.

Син бик бәхетле булып йокларга ятып, иртән бәхетсез булып уянырга да мөмкинсең. Алтын-көмешләрне эзләп-эшләп табып булса да, бәхетне эзләп тә, эшләп тә табып булмый аны, бәхетле булыр өчен бәхет белән туарга гына кирәк. Сезнең заман кешеләренең бәхет белән туганы меңгә берәү булдымы икән ул? Күпме сугыш, күпме ачлык-ялангачлык, күз яшьләре насыйп булган язмыш ияләре бит сез.

Ә ләхетең-каберең үзебезнең авыл зиратында, әни. Әй күбәйдегез инде сез анда... Бер аумак булып ятасыз, ул аумак һаман артып тора, калкулыклар үсеп чыгып тора. Күпме вакытсыз киткәннәр, җан-бәгырьне өткәннәр. Каберләрегез караулы, әни, кабер өсләрегез чиста, чардуганнарыгызның буяулары яңартылып тора. Бу алар өчен түгел, безнең өчен, исәннәр өчен кирәк дисәләр дә, кабер өсләрегез нурлы булгач, сезгә дә рәхәттер ул.

Ә быел җәй без әле синең чардуганыңны да яңарттык. Без генә түгел, бик күпләр газиз кешеләренең чардуганнарын алмаштыра соңгы елларда. Күпләр кар-яңгырларга бирешми торган, буяулары кырылмый-ашалмый торган чардуганнар куялар.

Бу турыда кемдә нинди фикер инде, кемдер кирәкми, бу артыгын кылану дип уйласа, кемдер башкача уйлый. Ә без менә шулай башкача уйладык та, синең чардуганыңны алмаштырдык әле. Җил-яңгырларга, кар-бураннарга да буявы бирешми торган чардуган алып куйдык. Синең чардуганыңны карап-буяп, кабереңне чистартып торучы оныкларың да олыгаеп баралар бит инде. Бу – табигатъ законы. Бу җирдә беркем дә, берни дә мәңгелек түгел, бер килгән – бер китәсе. Без дә сезнең янга киләсе, кайчан исә бер киләсе. 

Аллаһка шөкер, исән генә булсыннар, артта ныклы дәвам бар, артта догачылар бар. Менә, әни, дүртьюллык бер җыруың күпме истәлекләргә юл ачты.
"Агым суларда юсам да,
Агармады керләрем.
Үлгәч тә мин сезне эзләрмен,
Тар булмаса гүрләрем".

Әни, җыруларың гел моң-сагыштан гына торган икән синең, хәер, гомерең дә шундый булган бит инде, моңнан, сагыштан, кайгы-хәсрәттән.

Мең газаплар белән тапкан сигез балаңның бишесен сабый гына килеш салкын гүргә салгансың, алтынчысы сугышта һәлак булган. Шул улыңнан калган ике сабыйның берсе биш яшендә үлеп киткән, икенчесенә син гомер буе әти дә, әни дә булгансың, чөнки сугышта һәлак булган олы улыңның хатыны сигез ел урын өстендә ятып, утыз дүрт яшендә гүр иясе булган. Син сигез ел урын өстендәге киленеңне карагансың, тәрбияләгәнсең. Җиңгинең ул чагында сугыштан исән-сау әйләнеп кайткан баһадирдай ир туганнары да булган бит. Әз генә кыз туган хакын хаклап, кыз туган хәлен белсәләр бик ярыйсы булган да. Алар белмәгән, ә гомер буе "Баш ярылса, бүрек эчендә, кул сынса, җиң эчендә" дип яшәгән горур әни ялынып-сорап йөрмәгән. Хәер, ялынырга, сорарга калгач булмый инде ул. 
"Агымсуларда юсам да"... 

Әй әни... Агымсуларда күп югансыңдыр керләреңне, агарганы да булгандыр, агармаганы да. Ул заманның сабыны-порошогы шул селте булган бит инде.
"Тар булмаса гүрләрем". 

И, әни. Киң түгелдер инде ул гүрләр. Беткәнче өч аршын җир бит инде ул. Бу бит әле озынлыкка, ә киңлеге... беткәнче сиксән сантиметр диләр. Менә шул, әни, тардырмы, киңдерме гүрләрегез, белмибез.
Әле үзебез сезнең янга барып җитмәдек, ә сез үзегез барысын да сөйләп төшкә дә кермисез.
"Елыймын да яшем сөртәм,
Ап-ак кулъяулыгыма.
Тагы исәпләп шөкер итәм,
Башымның саулыгына ".

Әйе, әни, башлар әлегә сау. Башлар сау... җаннар яралы...

Рәйсә Галимуллина
Кукмара, Мәмәшир
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading