16+

«Ике кулым ашатты»: Мәскәүдән Казанга кайткан кондитерның тормыш сере

Тормыш ритмы үзгәрү сәбәпле яшәешнең кызулануы нәтиҗәсендә бүгенге кулланучы, бәясенә дә карап тормыйча, кибеттән ярымфабрикантлар сатып ала.

«Ике кулым ашатты»: Мәскәүдән Казанга кайткан кондитерның тормыш сере

Тормыш ритмы үзгәрү сәбәпле яшәешнең кызулануы нәтиҗәсендә бүгенге кулланучы, бәясенә дә карап тормыйча, кибеттән ярымфабрикантлар сатып ала.

Хәтта мәҗлес-бәйрәмнәргә дә кафелардан әзер ашамлыклар китертә.

“Грециядә эшләдем”

Әкренләп кенә аксөякләр көн-күрмешенә күчә баруыбыз кондитер өлкәсендәгеләргә эш күләмен күбәйтә генә. Кемнеңдер бизнесы гөрли, ә кемдер ялсыз эшли. Илмира Вәлитова исә соңгылары исемлегендә. Хәер, ял дигәне сирәгрәк эләксә дә, хезмәтеннән тәм табып эшли ул. Шушы ике кулым гаиләмне ашата, ә үземне һөнәри яктан үстерә, болардан тыш байлык тупларга да ярдәм итә, ди.

– Мин профессиональ кондитер. Мәскәүнең иң дәрәҗәле рестораннарында чит илдән килгән шеф-поварлар белән ярыша-ярыша эшләгән пешекче. Әби белән бабай Казанда тусалар да, сугыш елларында Ташкентка китеп төпләнгәннәр. Әни дә, мин дә кояшлы Үзбәкстанда тудык. Беләсез, туксанынчы елларда анда тынычлык югалды, минем кондитерлыкка укып, диплом алуымны гына көттеләр дә, фатирыбызны да сатарга өлгермәдек, бар нәрсәбезне бушка калдырып, Мәскәүгә кузгалдык. Беренче елларда бик авыр булды. Яшәргә урын юк, Мәскәү тормышы кыйммәт, ачлы-туклы  җан асрадык. Шөкер, әкренләп барысы да җайланды. Шушы ике кулым ашатты безне, ике өйле, ике машиналы итте. Мәскәү астыннан йорт сатып алдык, Казанда да үз фатирым, – ди Илмира.

Мәскәү сынауларын кичкәндә бирешми ул, ничек кенә авыр булмасын, соңгы көчен җыеп алга атлый. Хәтта Европа кондитерлары мәйданында җим эзләргә талпына. Осталыгын арттыру өчен Мәскәүдә күп кенә курслар тәмамлый, ә көннәрдән бер көнне Грециягә оча.

– Грециядә, соңрак Төркиядә эшләдем. Европада укып, тәҗрибә туплап кайту зур нәрсә. Мин пешерә белмәгән ризык юк, ризык дигәч тә кондитер эшендә һәр торт, десертның үз сере бар, нечкәлекләрен белмәсәң пешерә алмыйсың, – ди ул.

Мәскәү киңлекләрендә канат ярган пешекчене Казан үзенә тарта. Ник икәнлеген үзе дә аңлата алмый, нәсел тамырлары чыккан шәһәргә кайтып төпләнүенә үкенми.

– Казанга кайтуым да кызык кына. Интернет челтәренә Казанда эш эзлим дип белдерү куюга “Эмиз” рестораны хуҗасы Рамилә ... шалтыратты да, үзенә эшкә чакырды. 5 июнь көнне өч баламны ияртеп кайтып төштем, иртәгәсен аның кул астына эшкә дә чыктым. Ошый миңа Казан. Биредә үзгә мохит. Беләсезме Мәскәүдә ресторан хуҗалары бик кырыс, алар сиңа өстән карап, сүзләрен дә теш арасыннан сыгып кына әйтә. Ә Рамилә киң күңелле, ачык, хәлләрне сораша, кирәксә ярдәм итәм дип тора, монда һәр эш киңәшле. Өч баламны да ялгыз үстерәм. Олы улым Тимурга 27 яшь. Аутизм белән чирли, туганнан бирле сөйләшә алмый. Ике ел элек кенә коляскага калды, хәрәкәтләнү җитмәү аркасындамы мускулларының ныклыгы югалды. Икенчесе кыз – Самира, аңа – 13, ә төпчегем Әмиргә 11 яшь. Самираның аш-суга кулы ятып тора, үземә охшаган. Мин өйдә юкта коймаклар да, кекслар, тортлар да пешереп куя. Ә Әмирнең күз төшәрлек сәләте юк югын, ләкин өйдәге хезмәт аңа инде. Алар һәммәсе дә абыйларын карарга кирәклекне беләләр. Әниләр  диңгезгә якынрак яшиселәре килеп, Краснодар ягында йорт алганнар иде. Алар җылы яраталар. Ләкин әнигә андагы климат килешмәде. Ике ел элек кенә авырып, 67 яшендә үлеп китте. Мин аны үзенең васыяте буенча Мәскәүгә алып кайтып җирләдем. Әтине үзебез янга чакырам, ләкин ул кайтырга теләми, үз җаема монда гына яшим ди. Нишләп бетәрбез, – ди Илмира.

Ялгыз башына никадәр борчу-мәшәкать! Тормыш сикәлтәләре аша атлап барганда көче-куәте генә кимемәсен.

Башкалада аның үз абруе!

Казанга ул әлбәттә чит-илләрдә күргән, белгән, өйрәнгән һәм күп еллык хезмәте дәверендә үзе булдырган бер кочак рецептлары белән кайтып төшкән.

– Казанда күп рестораннарда булганым бар. Юри керәм. Берничә төрле десерт алам. Тәмен, ничек эшләгәннәрен белер өчен. Ышанасызмы, күбесен дөрес ясамыйлар. Кабуга ук җитешмәгән якларын саный башлыйм. Мактанып әйтүем түгел, ләкин мин әзерләгән бер генә десертның да, яисә торт булсынмы ул, кимчелеге юк, – ди әңгәмәдәшем.

Казанлылар бигрәк тә аның “Молочная девочка” десертын яратып өлгергәннәр. Соңгы елларда модага кергән банкадагы десертларына да ихтыяҗ зурлыгын ишетеп беләм.

– Банкадагы десертларны сатып алу бик уңайлы. Алар бит туңдыргычта ярты елга кадәр саклана ала. Тәмнәре дә искиткеч. Хәләл һәм сыйфатлы продуктлардан эшләсәң бөтен нәрсә тәмле була. “Молочная девочка” тортын өйдә дә әзерләргә мөмкин, пешерүе авыр түгел.  Камырын әзерләү өчен 370 грамм сгущенка, 2 йомырка, 170 грамм он, 10 грамм разрыхлитель, әз генә тоз салып, “венчик” яисә чәнечке белән генә болгатырга кирәк. Кабатлап әйтәм, бу массаны миксер белән болгатырга ярамый, юкса камырның рәте китә. Камыр коймак камырыннан аз гына куерак килеп чыгарга тиеш. Менә шушы массадан 8 коржик килеп чыга. Аны пергамент кәгазенә яисә табага 0,5 миллиметр калынлыкта гына җәясе, духовкада исә 1 коржик 6 минут пешә. Өсте кызарып китүгә аласы. Ә кремны кем ничек ярата шулай ясый ала. Мин нигездә сөт өстенә куертылган сөт кушып, кайнатып алам.

Илмира, баксаң, Тирамиссу десертын да башкача ясый икән. Нигездә аны чи йомырка белән ясасалар да, кешелек сәламәтлеге сагында сизгерлеген югалтмаучы кондитер, сальмонеллез авыруыннан имин булыр өчен, йомырканы пешереп эшли.

– Шуны әйтәсем килә, торт пешерергә, десертлар әзерләргә керештеңме, сыер маеның да иң сыйфатлысын сатып алыгыз, шунда гына тәмле килеп чыга ул. Маргарин белән бөтенләй эш итмәгез. Тирамиссу ясаганда мин йомырканы шикәр комыннан башка гына миксерда күпертәм. Менә шуңа кайнап торган сироп салам. Йомырканың сарысы пешеп китә һәм ул консервланган йомыркага әйләнә, димәк, зыянсыз, авырулар китереп чыгармый. Аннары маскарпоне сыры, сөт өсте саласың, печенье, крем... Гафу итегез бөтен серне дә ачмыйм, әмма мин әйткән кадәрлесеннән дә кондитерлар нәрсәне ничек эшләргә икәнлеген аңларга тиеш, – ди Илмира ханым. – Аш-су әзерли белсәң, тамагың гомерең буена тук дигән сүз. Бала ялында утырганда, кесәмдә бер тиен акча юк иде, заказга тортлар пешерергә керештем. Шул вакытта ук аңладым, кешенең вакыты юк, көне буе эштә, кичен арып кайта, камыр ризыгы белән кайнашырга теләге дә, хәле калмаганга, кыйммәтрәккә төшсә дә, сатып алуны кулайрак күрә. Бүгенге көндә өйдә аш үткәрсәләр дә пешекчеләрне чакырталар. Бу начар күренеш түгел, һәр эшне үз остасы башкарырга тиеш.

Илмира Вәлитовадан бисквит торты рецепты:

Камыр өчен: 4 йомырка, 100 грамм шикәр комы, 120 грамм он кирәк. Барысын бергә миксерда болгатып, формага саласы да, 160 градуслы духовкада 40 минут пешерәсе.

Крем өчен: куертылган сөт, атланмай. Икесе болгатып, өстенә шоколад кырырга мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading