Ни дисәң дә, шоу бизнес сыман, авыл хуҗалыгы да гел акча сорый. Һәрхәлдә, бизнеска әйләндерәм дисәң, әүвәл, эшләгән бар акчаңны, әгәр дә икмәк игәсең икән - җиргә кертергә, мал-туар асрасаң терлекләр теленә сала барырга кирәк. Ә Илназ, белүебезчә, атлар асрый. Дусты белән бергәләп сөйрәгән уртак бизнесы ул аның. Кайсысының өлеше күпме икәнлеген тикшермик, әмма чыгымнары икесенең җилкәсендә дә җитәрлек.
Атлар - бәяле мал. Тик аны бәяле иткәнче шактый тырышырга кирәк. Хуҗалыкларында 87 ат бар бүген. Егетләр чиста кымыз ясау белән шөгыльләнә. - Без бернинди дә өстәмә компонентлар кушмыйбыз, хәләл! Градусы юк. Кымыз ул чиста ат сөтеннән генә ясалырга тиеш. Кибеттә соклар сатып алабызмы? Алар нектар. Ә өйдә ясалганы чиста сок, шуның шикелле. Чүпрә салып тотылганы инде кымыз түгел, кымызлы эчемлек дип атала, кеше аны аңлап кына бетерми. Бүгенгесе көндә 6-7 ат кына савыла. Һәрберсе 4-5 литр сөт бирә, бер савуда! Бу әз, чөнки атларның күбесе буаз. Атларны ике ай тайлаганчы һәм тайлагач ике ай буена саварга ярамый, тае имсен өчен шулай эшләнә. Көн саен ат сатып булмый, бар тавыш шул кымыздан. Хезмәт хакын, салымын түләргә, ягулыгын сатып алырга кирәк, дигәндәй. Көненә 10-15 ат савып барсак, Аллаһы боерса, кереме атларны асрарга да, эшне алып барырга да, үзебезгә иркен яшәргә дә җитәчәк, иншәаллаһ. Без ясаган кымызны нигездә мәчетләр сатып ала - мөселманнар яратып эчә, ике елдан артык Казандагы бер кибет белән эшлибез, кулдан төшкәнне көтеп кенә торалар, танышлар өзелми, - ди Илназ.
Сөйләшкәндә - тавышы шат. Бәйрәммени! Ник дисәң - көтүгә чыккан икән. - Бүген беренче көн, бисмилла әйтеп, көтү чыгардык. Атлар да ирекне сагынганнар. Яшел үлән утлыйсылары килгән икән. Ашаганнарын тыңлап торам әле, тавышлары! Кырт та, кырт... Җырлыйлармени! Җырласалар да үләнне моның кадәр тигез итеп, матур тавыш белән кырып алмаслар. Биргән бит Аллаһы Тәгалә үзләренә бу кадәр матурлыкны, йөгерек итеп тигез атлап барышларын күрсәгез әле, бииләр шикелле, - ди ул.
Кеше кесәсендәге акчаны санау килешмәсә дә, ат саткан акчасы белән дә кызыксындык. - Үзебездәге айгырларны сатам, кан алмаштырырга кирәк. 3-4 елдан соң айгыр үзенең таен "капларга" тиеш түгел. Әгәр дә ул кызына "сикерә" икән, гарип тай туарга мөмкин, бу - табигать кануны. Кичә дә айгырлар карап кайттым. Яңаларын сатып алырга җыенам. Күптән түгел генә Дагыстаннан, минем кебек ат җене кагылган егетләр килгәннәр иде. Чиста совет токымлы айгырымны алып киттеләр. Авырлыгы - 1,1 тонна, биш яшьлек, чибәр иде инде шул кадәр, шәп, элита токымлы. 800 мең сумга килешеп, биреп җибәрдем. Айгырларны сату бик авыр, аларны белеп эш итсәң генә сатып була. Кем өчендер алар ит, ә кемдер өчен ул сувенир кебек, - ди җырчы.
Сату-алуның үз нечкәлекләре бар. Балачактан ат үскән җырчыны, бу мәсьәләдә инде ас-класс дисәк тә була. - Айгырның сатып алганда аякларына карыйсың - юан булырга тиеш. Муены, башы көр булсын, арт саны мендәрләнеп торсын. Менә шушы дүрт җиренең матур булуы мөһим. Кайвакыт ябык атны карап торам да, киләләр дә кул селкеп китәләр, әй, җүнле ат түгел бу, диләр. Мин әкерен генә алып кайтып китәм моны. Шул мәхлүкне аласыңмыни, дип хуҗасы ук гаҗәпләнә әле. Алып кайтып ашатып үстерәм дә, берникадәр вакыттан соң миңа сатып җибәргән кеше килгәч, үз атын танымый. Атның матурлыгы, көрлеге аны ашатудан, тәрбияңнән, витаминнар салудан, эчәкләрендә була торган корт-суалчаннарга каршы уколлар кадаудан һәм әлбәттә атны яратудан тора. Атлар асрау бик күп чыгымнар сорый. Алдына печән салдың да, болынлыкка чыгарып җибәрдең түгел. Тайлатуы гына да ни тора! Әле менә атлар тайлый башлады хәзер. Үз хатының бала табамыни, йөрәк кыл өстенә басып йөргән шикелле тибә, - ди ул.
Ә бу хисләр аңа балачактан ук таныш. Үзләренең аты булмаганга, мәктәптән кайтуга колхоз атлары янына чыгып йөгергән малайга, шпагат җебеннән йөгән ясап, атлар иярләргә кем кушкан, диген?! Күңеле ат яраткангап "полевой" булып эшләргә яллана ул. - Тугызынчы сыйныфта укыган чагым, "полевой" булып эшкә кердем. Хуҗалык көтүенә элек колхоз үгезен кушып чагаралар иде. Көтү кайтканда шуны каршы аласы. Ул үгез галәмәт зур, авыл апаларын куркытып кайтып керер иде авыл капкасыннан. Мин ат өстендә шул үгезне авылга кайтып җиткәнче үк каршы алам да, уңга-сулга борылырлык итмичә, фермага алып кайтып ябам. Менә шул еллардан бирле ат җене кагылган инде миңа, яратам атларны. Яшүсмер чорда ат чабышларында да катнашкаладым. Казанга килгәч, техникумда укып йөргәндә ат шөгыле кулдан киткән иде дә, Аллаһыга мең шөкер, кабат юлын күрсәтте. Сатып җибәргән атны кызганасыңмы дисең, әгәр дә син куйган яхшы бәягә тел тидермичә сатып алалар икән, күңел тыныч, димәк ат кадерен белә кеше, яхшы кулга китә дигән сүз. Кайберсе килеп, яхшы атыңны ишәк бәясенә төшереп сатулаша, атны да, тегеләрне дә кызганам. Ат тәмен белми торган йөрәк монда, мәйтәм, кулындагы атлар кызганыч, дим, - ди җырчы.
Комментарийлар
0
0
Э кымызларны Казанда кайсы кибеттэн, кыскасы кайдан алырга була?
0
0
1
0
Ат тайламый, ат колынлый. Колын тайга эйлэнэ, тай биягэ айгырга
0
0