16+

ИлСаф: «Әти бурычын 100 процентка ук үтим дип әйтә алмыйм»

Бүген - Халыкара балаларны яклау көне. Шул уңайдан, ИлСафтан балалары хакында сораштык.

ИлСаф: «Әти бурычын 100 процентка ук үтим дип әйтә алмыйм»

Бүген - Халыкара балаларны яклау көне. Шул уңайдан, ИлСафтан балалары хакында сораштык.

– Җәмил улыма – 11, Аязга – 3 яшь. Өлкәне спортны үз итә, йөзү белән шөгыльләнә. Дүртенче сыйныфта тик яхшы билгеләргә генә укып йөри. Кечкенәсе – балалар бакчасында. Кечкенәсенең җыр-моңга сәләте бар, әкренләп минем репертуарны ятлый. Бервакыт «Кайталар кыр казлары»н җырлап йөри иде, хәзер «Бәхет тукталышы»н өйрәнә. Минем җырлаганны ишетсә, шундук сүзен дә, көен дә хәтерендә калдыра.

Әти бурычын 100 процентка ук үтим дип әйтә алмыйм, әмма кулдан килгәнчә тырышам. Матди як тулысынча минем өстә. Белем бирү буенча булган сорауларны да үзем хәл итәм. Балаларымның чын һәм иманлы кеше булып үсүләрен телим.

Энҗе кызым зур инде хәзер, үзе әни. Оныгым Сәфинәгә сөенеп туя алмыйм. Онык туу – зур бәхет икән ул! Сәфинәне бала табу йортыннан алып чыкканда, күзгә хәтта яшьләр тулды.
Барлык ата-аналарга да бары бер теләгем: бала кайгыларын күрергә язмасын! Үз башымнан моны кичергән кеше буларак, аның никадәр авыр икәнен беләм. Кызганыч, Айгөл кызымның гомере бик кыска булды. Алты яшендә яман шеш белән авырып, ел ярым интеккәннән соң вафат булды. Балакаемның урыны оҗмахта булсын.

Балаларыбыз авырмасын, сау-сәламәт булсыннар. Ходайдан да һәрчак шуны ялварып сорыйм. Булганына шөкер итеп, куанып-сөенеп яшәсәк иде! Бәхет бит ул шундый: аны таный белергә генә кирәк!

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading