Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, хокук бозулар саны кимүгә «Безнең ишегалды» республика программасы ярдәмендә ирешелде, аның кысаларында йорт яны территорияләрендә машина кую урыннары саны арта.
«Яшелләндерелгән территорияләрдә, балалар һәм спорт мәйданчыкларында парковкалар буенча хокук бозулар саны 17% ка кимегән – бу, һичшиксез, сизелерлек нәтиҗә. 2019 елда президент программасы буенча 5 мең машина урыны ясадык, узган ел тагын 10 мең. Капиталь ремонт булмаса, бүген ишегалларында җитди коллапс булыр иде, – дип ассызыклады Илсур Метшин башкарма комитеттагы аппарат киңәшмәсендә.
Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Наил Минвәлиев сүзләренә караганда, узган елның мартында инфекция таралу белән бәйле чикләүләр эшләрнең гомуми күләмендә чагылыш тапкан. 2020 ел дәвамында Казанның административ комиссиясенә 3302 административ материал төзелгән һәм тапшырылган, бу 2019 ел дәрәҗәсенә туры килә. Барлыгы 41,2 млн сумлык штраф салынган һәм 9,4 млн сум түләтелгән – 2019 ел белән чагыштырганда азрак.
Комментарийлар