Җырчыны Наталия Орейрога охшатучылар да бар.
Танылган җырчы Илсөя Бәдретдинова имиджын үзгәртеп, “челкалы” фотосын социаль челтәргә урнаштырган. "Шундый күп язасыз бу челка турында. Чынлап килешәме соң?", дип сорый җырчы язылучыларыннан.
Аны хуплаучылар да, “Килешми”, “Юк. Ничек бар, шулай калсын” дип язучылар да бар.
“Наталия Орейрога охшап киткәнсең кайбер җирдә”, “Килешә, супер! Кисеп бәр!” кебек комплиментлар язучылар да бар.
Ә сез ничек уйлыйсыз: Илсөя ханымга мондый образ килешәме?
Фото: Илсөя Бәдретдинованың Инстаграмыннан
Комментарийлар