Инстаграмда эстрада йолдызы Ильвина авыр хәсрәте белән уртаклашкан. Аның дәү әнисе бакыйлыкка күчкән.
– Гөлем киттеееее... мәңгегә биииит... ярты җанымны үзе белэн алып китте! Авыр... чыдарлык тугел..., - дип, үзәк өзгеч итеп язган ул.
Ильвина концертлары вакытында дәү әнисе белән дәү әтисен искә алмый калмый иде. Искитмәле матур, затлы гаилә иде алар. Әле апрельдә дәү әтисенә 80, ә аларның гаилә коруларына 55 ел тулган иде. Ул вакытта җырчы: "55 ел кулга-кул тотынышып, авыр сүз әйтмичә, хөрмәт итеп бер-берсен саклап, яклап баручы мәхәббәт кешеләре! - дип аның өчен бердәнбер үрнәк гаилә икәнлеген әйтеп язган иде...
Ильвинаның авыр хәсрәтен уртаклашабыз. Дәү әнисенең урыны җәннәттә булсын!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар