Инкыйлабка кадәр Казанда ураза ае ничек каршы алынуы, уздырылуы турында мөһаҗирлектә яшәүче Разия Дәүләткилденең 1935 нче елгы язмасы. Язмада искә алынган, ләкин инде бездә юкка чыккан гадәтләр, гомумән ул атмосфера Төркиядәге рамазан аен хәтерләтә.
Иске вакытларда Казанда Рамазан.
Бөтен Казан халкы шәгъбан ае керү белән изге рамазан ае якынлаша дип, зур шатлык белән уразаны көтә башлыйлар. Әбиләр бала-чагага рамазан аеның хасиятен, рамазан аендагы үзгәрешләрне сөйләп балаларның күңелләренә изге айны әллә нинди серле итеп тасвир итәләр. Һәр бер бала рамазан аен нәкъ бәйрәм көткән кебек каршы ала. Бигрәк тә беренче сәхәрдәге төн аеруча серле булып, бөтен Казан урамы тып-тын булып кала. Һәр бер мөселман өендә яп-якты утлар яндырылган, морҗадан төтен чыга. Мич алдында әниләр кайныйлар, эремчек сылап майда кыздырылган якмыш, кабартма вә суган белән җылыткан ит исләре борынга ярып керә. Шунда бөтен өй эче, баласы, чагасы сәхәргә утыралар.
Сәхәр ашын аерым ләззәт белән ашыйлар. Сәхәр ашы үзенә бер аерым тәмле булып һич башка вакыттагы ашларга охшамый. Сәхәр тәмам булгач картлардан берәү кычкырып сәхәрне ниятли. Аңа ияреп башкалар да кул күтәреп дога кылалар. Яшь кызлар, киленнәр, сәхәргә кадәр йокламый тегү-чигү белән сөйләшә-сөйләшә, сәхәрне каршы алалар. Шунда күрше әбие кереп, борынгы Казан ханнарының хикәяләрен сөйләп, изге сәхәрне күңелле итеп көтәләр.
Көндез урамда көн буе хәрәкәт бик аз булып тып-тын була. Икенде намазыннан соң инде бөтен Казан урамы хәрәкәткә килә, җанлана, кайный башлый. Кибетләр ябыла, эшчеләр кулларына нинди дә булса тәмле нәрсәләр күтәреп ашыга-ашыга, йөзләре аеруча шатлыклы хәлдә авыз ачарга өйгә кайталар. Бөтен урам буенча кечкенә малайлар муеннарына тасма белән агач тартма асып кәләвә сатып йөриләр. “Киллин, киллин кәләвә, сатам майлы пәхләвә. Кирәк булса килеп ал, кирәкмәсә китеп бар!” шуңа каршы икенче бала: “Кәләвәнең кайнары, агып тора майлары!” дип җырлап сатулары бөтен Казан урамына яңгырый. Тартмаларындагы камыр кәләвә, талкыш кәләвә, үргән кәләвә вә пәхләвәләрне мактый-мактый сатып йөриләр. Һәр кем тәравих чәе эчәргә дип кәләвә алмый калмый.
Бөтен Казандагы егерме ике мәсҗетләрдә бер юлы ахшам әйтелгәч, балалар: “Ахшам әйтте, ахшам әйтте” дип гөр килеп кычкырып өйгә катып керәләр. Әбиләр, әниләр тәрәзә янында көтеп торалар. Балалар шаулап кайтып кергәч, аларга хаҗ хөрмәсе биреп шунда үзләре озын итеп дога кылалар да, авыз ачып намаз укыйлар. Шул арада ирләр дә җыелалар. Бөтен өй эче гает намазыннан кайткан чәйдәге кеби шатлыклы йөз белән ифтарга хәзерләнгән ашларны ашый башлыйлар. Рамазанда ашлар бөтенләй башка булып, тагында тәмлерәк, тагында ләззәтлерәк пешкән була.
Тәравих намазына вакыт җиткәч һәммә ирләр, ир балаларны ияртеп тәравих намазына юнәләләр. Бу вакытта урамлар тагын да яктырак булалар. Урам тулып халык тәравих намазына ашыга. Кәләвә сатучылар мәсҗет урамының буена фонарь яндырып тезелешеп утырганнар. Аларның кәләвә сатулары, җырлаулары тагын да җанлана. Хатын-кызлар: “Тәравих тыңларга барабыз!” дип вак балаларны ияртеп мәсҗет янына җыелалар. Җәй көннәрендә халык мәсҗет эченә сыеша алмый ишек алдына тула. Шунда тәравих тәсбихләре әйтелгән моңлар күтәрелә, бер гаҗәеп матур булып ишетелә. Күңелләр тула. Тыңлап туеп булмый. Моның өстенә Коръән-хафизларның көчле, матур, моңлы мәкам белән Коръән укулары тагында күңелләрне әсәрләндерә. Күзләрдән ихтыярсыз яшьләр килә.
Казандагы күп өйләрдә хатын-кызлар Коръән-хафизларны өйгә чакырып Коръән хәтем иттерәләр. Шунда хатын-кызлар, кардәш-ыруг җыелып Коръән хафизга оеп тәравих намазы укыйлар. Коръән хафизның Коръән укуы хатын-кызларга тирән тәэсир итә. Шундый күркәм җыелышлардан соң бөтен халык нәкъ бәйрәмдәге кеби бер-берсенә тәравих чәе эчәргә йөри башлыйлар. Тәравих чәенең бөтен кызыгы кәләвәдә. Өстәлгә һәр төрле кәләвәләрне куеп җылы ашлар белән сыйланышларны шулай итеп Казанда изге Рамазан аен киң хөрмәт итеп бала-чагага, яшьүсмерләргә шул айның никадәр изге вә мөкатдәс икәнен яхшы аңлатып, рузаны калдырмый тотарга өйрәтәләр вә кызыктыралар. Вә шул айны күркәм тантаналы уздырырга тырышып яшьләрнең йөрәкләренә дини хиснең нык һәм тирән сеңдерүенә сәбәпче булалар.
Рамазан аенда һәр өйдә хәлле хәленчә ифтарлар уздыралар. Урта хәлле халык мәхәлләнең имам-мөэзин, карт-коры, күрше-күләнне генә чакыра. Урта байлар мәхәлләнең мәдрәсәсенең хәлфәләрен дә шуңарга өсти. Зур байлар мәдрәсәдәге берничә йөз шәкертне бердән чакыра вә шәһәрнең карыйларын, хәзрәтләрен бөтенләен дәгъват итә (чакыра).
Рамазан аенда байлар зәкят өләшәләр. Кайбер байлар зәкятны акчалата тараталар. Кайберләре чәй өләшәләр. Кайберләре кием-салымлык тараталар. Шәһәрнең фәкыйрь-фокарасы боларның кай көннәре булуын белеп төркем-төркем бер бай өеннән икенче бай өенә йөриләр вә шул зәкятлар белән өстен-башын төзәтәләр. Муллалар, мөэзиннәр, карыйлар, хафизлар да рамазан аенда үзләренең еллык килерләрен юлга куялар. Рамазан шатлыклы шау-шу эчендә үтеп китә.
Разия Дәүләткилде, "Милли байрак" газетасы, Мукден, 1935
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар