16+

Ир белән хатын арасында көнләшү каян барлыкка килә?

Көнләшү - кеше психологиясен бозучы сәбәпләрнең берсе. Көнләшкән кеше үзен дә, яраткан кешесен дә, хәтта янындагы якыннарын да газаплый.

Ир белән хатын арасында көнләшү каян барлыкка килә?

Көнләшү - кеше психологиясен бозучы сәбәпләрнең берсе. Көнләшкән кеше үзен дә, яраткан кешесен дә, хәтта янындагы якыннарын да газаплый.

Парың башта түзә, әмма көннәрдән беркөнне ул түземлек юкка чыгарга мөмкин. Һәм бу гаиләнең таркалуына китерәчәк.

Кешедә көнчелек каян килеп чыга соң? Бу хакта педагог-психолог Гөлүсә Низаметдинова белән сөйләштек.

"Моның сәбәпләре төрле һәм бик күп. 

1.  Балачактагы травмалар. Тәрбия системасында әти-әни тарафыннан нидер бирелеп җитмәгән.
2. Түбән үзбәя. Ниндидер комплекслар булу.
3. Кешеләргә, дөньяга ышанмау. 
4. Үз өстеңә артык, кирәкмәгән җаваплылык алу һәм барысын да үз дигәнчә эшләргә тырышу. Кеше үзенең комфорт зонасының башкалар тарафыннан бозылуыннан курка. 
5. Ялгызлыктан курку. 

Психологиядә көнләшү 4 төргә бүленә: 

1.  Көнче кеше һәрчак үзеннән чыгып фикер йөртә. Үзе шундый булгач, башкалар да шундый дип яши һәм моңа 100% ышана. 
2. Гаиләдән килә дип әйткән идем бит әле? Мисал өчен, "барлык ирләргә синнән бер нәрсә кирәк" яисә "хатын-кыз хәйләкәр ул, беркайчан да ышанма" кебек сүзләр баланың баш миенә “установка” кебек кереп утыра. 
3.  40 яшьтән узган хатын-кызлар көнләшүе бар. Бу 20 яшьлекләр һәм шулай ук үз яшендәге хатын-кызлардан көнләшү, үзләрен башкалар белән чагыштырудан килеп чыга.  
4. Ир белән хатын бәхетле яшәп, кинәт кенә хисләр суынып, икесенең берсе башка кешегә гашыйк була. Нәтиҗәдә ир яки хатын көнләшә башлый. 

Ничек кенә булмасын, һәркем үзен физик яктан да, мораль яктан да үзгәртә ала, монда бары тик теләк кирәк. Һәркемгә бәхет телим!" - ди Гөлүсә Малик кызы Низаметдинова.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading