СӨТЧЕЛЕК
Тармак министры билгеләп үткәнчә, сөт җитештерү буенча Татарстан Россия буенча беренче урында бара. Әмма сөтлелек буенча сыерлар хәтта беренче унлыкка да керми, Татарстан 14нче баскычны гына били.
– Сөт – төп керем чыганагы. Безнең каядыр илтергә портларыбыз юк. Системалы эре оешмалар ит тә җитештерә. Әмма авыл хуҗалыгы өлкәсендәгеләр күпчелек сөт белән көн күрә. Кукмара 330 тоннадан арттырды (көнлек савым хакында сүз бара. – Л.Л.). Бу – бик зур җиңү, зур хезмәт. Әтнә районы –265, Балтач – 246, Саба 202 тонна сава. Системалы рәвештә сөт җитештерү белән шөгыльләнә торган районнар бар. Бу эшкә начар «мөнәсәбәттә» булган районнарны да әйтми булдыра алмыйм. Минзәлә – 14, Чирмешән – 17, Бөгелмә – 17, Кама Тамагы – 20 тонна. Хәзер 20 тоннаны нормаль алдынгы хуҗалык җитештерә. Бу хуҗалыклар һәм анда яшәүчеләр бизнесларын ничек алып барырга уйлыйдыр? – дип шелтә белдерде сөтчелек өлкәсендә артта калган районнарга республика Президенты.
...Бу урында бераз гына рәсми мәгълүматлардан чигенеш ясыйк әле. Беркөнне сөт сата торган кибеттән эремчек алмакчы идем. Барысы да Арчада җитештерелгән эремчек дип язылган. Ни кызганыч, сатуда булган өч төрле эремчекләрнең берсе генә сөттән ясалмаган, ә «порошок» кушылган булып чыкты. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 12 февральгә булган рәсми мәгълүматлары буенча, республикада көн саен 3664,8 тонна сөт савыла. Татарстанлылар шуның кадәр сөтне эчеп бетереп, эремчек ясарга да калдырмый микән инде?
АКЧА КАЯ КИТКӘН?
Рөстәм Миңнеханов агросәнәгать комплексы өлкәсенә бирелгән акчаның кая китүе белән дә кызыксынды.
– Безнең кертемнәребезнең барысы да нәтиҗәле түгел. Кайбер оешмаларга ярдәм күрсәтелгән, ә алар эшчәнлек алып бармый. Мисал өчен, «Үсенте», «Авангард», «Бәрәкәт»... Бу материаллар судка тапшырылган. Әмма кемдер ярдәм бүлеп биргәнче, игътибар белән карарга тиеш иде. Безнең артык акча юк. Ярдәм республика Хөкүмәте тарафыннан расланган нигезләмә буенча күрсәтелергә тиеш, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук авыл хуҗалыгына караган җирләрне файдалану мәсьәләсен дә күтәрде. Узган ел кулланылышта булмаган 43 мең гектар кишәрлекнең 8 меңе әйләнешкә кайтарылган.
– Мондый җирләр буенча Югары Ослан, Лаеш, Әлмәт, Яшел Үзән районнарына сораулар бар. Биредә районнар гына түгел, җир хуҗалары да гаепле. Һәр очрак буенча ачыклык кертергә кирәк, – дип йөкләмә бирде республика лидеры. – Җир булганда гына кадерен белмисең. Аны кире кайтарып булмый, сакларга кирәк. Аның һәр сантиметрының кадерен белергә. Без генә түгел, киләсе буын да аңардан файда күрсен. Иң мөһиме – авыл җирлекләре, шәһәрләр кебек үк, социаль яктан кызыксындыручан булырга тиеш.
Лилия ЛОКМАНОВА
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар