16+

Ирада Әюпова атказанган исемнәрен кемгә һәм нәрсәгә бирүләрен аңлатты

Шулай ук мактаулы исемне Мәдәният министрлыгы тартып ала аламы дигән сорауга җавап бирде.

Ирада Әюпова атказанган исемнәрен кемгә һәм нәрсәгә бирүләрен аңлатты

Шулай ук мактаулы исемне Мәдәният министрлыгы тартып ала аламы дигән сорауга җавап бирде.

Туры эфир вакытында мәдәният министры Ирада Әюпова “Мактаулы исемнәрне кемнәргә, нәрсә өчен бирәләр?”, дигән сорауга җавап бирде.

“Мактаулы исем бирү закон тарафыннан җайга салынган. Исем алу өчен кандидатны ул эшли торган оешма тәкъдим итә. Башта муниципаль дәрәҗәдә, аннан Мәдәният министрлыгы, Хөкүмәт дәрәҗәсендә карала. Аннан соң Президент карый һәм Указ имзалый. Монда кешенең эш стажы, уңышлары да исәпкә алына. Кешенең хәзерге эшчәнлегенә түгел, мәдәният өлкәсендә калдырган эзеңә бәя бирелә” , - дип аңлатма бирде Ирада Әюпова.  

Мактаулы исемне Мәдәният министрлыгы кире тартып алу хокукына ияме?

“Качагында безгә шундый кешенең мактаулы исемен алыгыз дип мөрәҗәгать итәләр. Без алай эшли алмыйбыз. Бу бик зур процесс һәм безнең вазыйфага керми. Кайбер очракларда гына суд аша мактаулы исемнәрне тартып алырга мөмкин”, - диде тармак җитәкчесе.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading