Милли кием, төрле милли аксессуарлар – ни өчен сатып алынмый?
Казанда 2-14 август көннәрендә икенче тапкыр Этно-fashion фестивале узачак. Халык иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгатькә багышланган “Мәдәни код – тормыш стиле” этнодизайнерлар фестивален оештыру уңаеннан матбугат очрашуы узды.
Әлеге фестиваль күп кенә үзенчәлекле иҗат белән шөгыльләнүчеләр өчен кызыклы мәйданчык булачак. Шунысы игътибарга лаек, быел әлеге чара Россия халыкларның мәдәни мирасы елы уңаеннан федераль планга кертелгән. “Татар мәдәни ресурс үзәге” дәүләт оешмасы директоры Алсу Мифтахова әйтүенчә, этнофестивальдә 300дән артык халык сәнгате оешмалары, һөнәрчеләр, модельер-дизайнерлар, иҗат оешмалары катнашачак. Россия төбәкләре, БДБ илләреннән, Азиядән кунаклар килүе көтелә. Ярминкәдә товарлар сатып алырга да мөмкин булачак. Килгән тамашачылар өчен мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр оештырылачак. Зур чараларның берсе – “Хәзинә” галереясендә 2-14 август көннәрендә күргәзмә эшләячәк. Анда автор эшләнмәләренең 15 төрле юнәлешендәге 400 эш куелачак. Татарстаннан тыш Башкортстан, Дагыстан, Алтай, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башка җирле осталарның эшләрен карап булачак. Сатып алу өчен Кабан күле буенда этномаркет эшләячәк. Анда Россиянең 30 төбәгеннән кул осталары үзләренең эшен тәкъдим итә.
Россия халыкларының этник музыкаль мирасы фестивале шулай ук Казан Кремлендә 2-7 август көннәрендә уза. Билгеле танылган дизайнерларның киемнәр коллекциясен тәкъдим итү дә фестиваль кысаларында узачак. 4 август көнне заман мәдәниятендә милли төсмерләрне саклау һәм популярлаштыру буенча Халыкара конференция дә оештырыла. Аны оештыруда Бөтендөнья Татар Конгрессы каршында эшләп килүче “Туган җир” журналының баш мөхәррире Дамир Исхаков та катнашачак. Гомумән, Дамир абый ата-бабалардан калган фольклор әсәрләрдә, дастаннарда тарихи хәтерне искә төшерде. “Татар дастаннарында милли тарих” китабын нәшер итәргә җыенуын да, ХХ гасыр башындагы милли кием үзенчәлекләре турында кызыклы фикерләре белән дә уртаклашты.
Мондый масштаблы чараның Казанда узуы бер якта бик яхшы. Шул ук вакытта үзебезнең милли дизайнерлар мәктәбен көчәйтү, милли киемнәрне тегүне дәүләт дәрәҗәсендә оештыру, татар киеме турында уйланмыйча кала алмыйсың. Милли бизәкле, милли төсмерле әйберләр кию яки куллану һәркем өчен дә мөмкинме? Күбесе аларның автор эшләнмәләре, кулдан эшләнгән товар булып тора, шуңа да сатып алучылар өчен аларның бәясе бик кыйммәт тоела. Бер үк вакытта әзерләүче өчен ул бәя генә аз кебек. Бу уңайдан әле хәл ителәсе мәсьәләләр күп. Белгечләр эшкәртү-сәнәгатен көчәйтүгә дә сак карыйлар. Күпләп җитештерү шулай ук сыйфатка да йогынты ясар дип тә шикләнә. Кул эше дигән марка да бар бит әле.
–Чынлап та кулдан ясалган әйберләр очсыз түгел. Без грантлар бирәбез. Бу бер этап кына. Россиядә финанс ярдәм алу өчен безнең осталарны федераль реестрга кертергә кирәк. Безнең былтыр шундый беренче “Сахтиян” оешма шул реестрга кертелде. Алар бу ярдәмне алачаклар, – дип сөйли Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова. Киләчәктә һөнәрчеләрнең күбесен шушы реестрга кертү зыянга булмас иде.
Сүз дә юк, чимал мәсьәләсе турында да уйланырга кирәк. Элеккеге читек-кәвешләр өчен дә тире-күнне үзебездә эшләгән булсалар, бүген ул эшкәртү сәнәгате дә югалган. Шуңа күрә элеккеге һәркем киеп йөргән күн читекләрне кияр өчен үзебезнең эшкәртү системасын да торгызырга кирәк. Үзебезнең үткәнебездәге булганны кире кайтарырга да вакыт җиткәндер. Бу фикер белән үз эшләрен алып баручы Алсу Зубкова, дизайнер Элара Шайхи да килешә.
–Кәсеп ул – сувенер продукция түгел. Ул һәрвакыт безнең көндәлек тормышка бәйле булган. Мәдәни код та безнең кулда. Ул безнең геннар хәтере белән бәйле, – ди Ирада Әюпова.
Килешми мөмкин түгел. Тик эшне кузгатып та җибәрергә вакыт инде. Этномәйданда үзебезнең товарлар, үзебезнең эшләнмәләр, күлмәкләр күбрәк булса, ничек яхшы булачак бит! Үрнәкне үзебездән башлыйк, тарихтан эзлик, заманчалаштырыйк. Бәлки башкаларны да кызыктыра алырбыз.
Сүз уңаеннан, этнофестивальнең башын һәм дәвамын “Печән базар”ыннан эзләргәдер. Ничек уйлыйсыз?
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар