16+

“Ирем белән безнең кавышуыбыз Фарсель абый аркасында булды”

Фарсель абыйның бертуган энесе Зөфәк Зыятдинов абыйсы белән соңгы тапкыр хастаханәгә ятарга бер көн кала сөйләшкән.

“Ирем белән безнең кавышуыбыз Фарсель абый аркасында булды”

Фарсель абыйның бертуган энесе Зөфәк Зыятдинов абыйсы белән соңгы тапкыр хастаханәгә ятарга бер көн кала сөйләшкән.

– Без мунча яратабыз, Фарсель абый бездән дә ныграк ярата. Атнасына ничә яксак та, чакыра идек, Венера апа белән гел киләләр иде. Ул вакытта да бакчага чакырдык, мунчага керерсең, үзем алып барам, алып кайтам дигән идем, юк, энекәш, аяк та авыртып тора, мәшәкатьләп йөрмим, башка вакытта инде, дигән иде. Аңа кадәр 1 июньдә кафеда туган көнен уздырдык. Яшьрәк чакта туган көнен бакчада үткәрә идек. Олыгайгач, кафеда уздыра башладык. Бик дус-тату яшәдек. Без бертуган алты бала, хәзер менә Хәмдия апа белән икәү генә калдык. Фарсель абый иң өлкәне иде, бик эшчән булды, шул тырышлыгы белән зур дәрәҗәләргә дә иреште. Үрнәк абый булды, аның белән горурлана идек, – ди ул.

Сүзгә Зөфәк абыйның хатыны Фәридә апа да Ибраһим кушылды. Бактың исә, Зөфәк абый белән кавышулары Фарсель абый аркасында булган икән. Фәридә апа күп еллар “Юлдаш” газетасында эшләгән. Фарсель абыйдан интервью алырга дип аның бакчасына барган һәм шунда, эштән кайтуышлый, абыйсы янына Зөфәк абый да килгән.
– Фарсель абый белән серләребез бигрәк тә килеште, уртак танышлар да күп булды. Бик затлы, акыллы кеше иде. Кияүгә чыкканда да, Зөфәк бакчачы Фарсель Зыятдиновның энесе дигәч, әниләр, авылдашлар аны тагын да ныграк якын иттеләр, – ди ул.

Тагын укырга: “Фарсель бик тынгысыз җан иде. Беркайчан да үзе өчен яшәмәде. Кешеләргә ярдәм итәргә ашыкты”

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading