– Соңгы вакытта һәрбер авылда диярлек яңа клуб, балалар бакчалары төзелә. Сез дә балалар бакчасы салдыгыз дип беләм...
– Бик күп кенә эшләр башкарылды. Шушы авыл җирлегенә кергән Күңгәр, Күшәр мәктәбендә ремонт булды. Күшәрдә 200 урынга исәпләнгән өр-яңа мәдәният йорты сафка басты. Ул махсус программа нигезендә эшләнде. Күңгәрдә 300 урынга исәпләнелгән мәдәният йортына капиталь ремонт булды. ФАПлар эшләнелде. Күшәр авылында ул яңадан салынды. Күңгәрдә ФАП, авыл җирлеге, колхоз идарәсен, мәдәният йорты бер бинада берләштерелгән иде, аларда да ремонт булды. Күшәрдә – 50, Күңгәр ягында 25 балага исәпләнелгән бакча ачылды.
– Сугыш ветераннары тәбрикләү дә башкачарак узды быел. Сез дә бик матур итеп веноклар салдыгыз.
– Безнең Күңгәр җирлегендә бердәнбер сугыш ветераны калды. Ул танылган, легендар шәхес – Фәйзи абый Галиев. Элек безнең миллионер колхоз булган. Җиде авылны берләштереп, ул шушы авылда хезмәт куйган. Тыл ветераннарының да сафлары сирәгәя бара – 22гә генә калдылар. Шушы бәйрәмнәр алдыннан алдагы елларда мәдәният хезмәткәрләре бергә берләшеп, ветераннарны чәй өстәле янына чакырып, сугыш чоры балаларын җыеп, шунда концертлар куеп, тәбрикләп үткәрә идек. Быел башкачарак булды. Әмма һәрберсенә котлау сүзләребезне җиткерә алдык.
– Авылда шактый күп эшләнә, шулай да борчып торучы нинди проблемаларыгыз бар...
– Проблемалар юк түгел, бар инде. Су трассаларыбыз искергән. Безнең инде Күшәр авылында 98 процент халыкның үзләренең скважиналары бар. Анда су буенча проблема юк үзе. Күңгәр ягында 1969 елда салынган торбалар, алар искереп беткән. Ел да су торбасы өзелә, су бәреп чыга. Гел ачып, карап, ремонтлыйбыз. Халык бер көнгә сусыз да тора ала. Ул программаларга заявка бирелгән. “Чиста су”ны якын киләчәктә булыр дип көтәбез. Әйткәнемчә, торбалар бик иске. Бер җирен кузгата торган түгел. Бер урамның бер почмагында гына 8 тапкыр авария булды.
– Авыл интернетта хәзер, кешеләрне ничек кызыксындырырга?
– Дөрестән дә интернет заманы. Бүген бигрәк тә шуннан чыга алмыйбыз. Халыкны мәдәният чараларына кызыксынып чакыру өчен, башта аларны тәрбияләргә кирәк. Заман үзгәрә, күрше күршегә дә керми. Аралашмый. Мәдәният җитәкчеләре белән киңәшләшәбез. Моңа кадәр бик матур итеп кичке уеннар оештырып җибәргән идек. Кичке уенга киләләр, үзара аралашалар, киләләр. Шундый күңелле чаралар үткәрәбез. Үзем дә катнашканым булды. Аннан кайбер кешеләрнең игелекле гамәлләре дә күңелләрне күтәрә. Шушы авылда туып-үскән Фердинанд абый Тимерханов, Реваль абый Самасов безгәүзләренең ярдәмнәрен күрсәтеп тора. Зират өйләрен төзекләндерделәр, хәзерге вакытта мәчетнең арткы ягына яшь парларга никах укыту урынын эшләтәләр. Чишмәләр эшләттерделәр. Җирлегебезне матурайтуда аларның да өлешләре зур. Зур рәхмәт аларга.
– Коронавирус авылларга да керде. Кешедән читләшеп бетмәдегезме әле?
– Авыл мәчетләреннән көнгә берничә тапкыр саклану чаралары турында кисәтүләрне оештырдык. Бөтен ил белән килгән вазгыять. Барыбыз да үзгәрдек. Халык тыңлый, битлек-перчаткалардан гына йөри. Без аны башта уен кебек кенә кабул иткән идек. Чир безнең районга да килеп кергәч, кеше барыбер дә саклану чараларын үтәргә мәҗбүр булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар