Шул ук районның Ташкичү авылыннан яшь фермер Салават Нигъмәтуллин: ”Алты ел инде 1 мең баш каз алып үстерәбез”, - дип шаккатырды.
Берничә ел 10-15 бройлер чебешне үземнең дә үстергәнем булды. Җәй буе кычыткан чаба-чаба кул калмады. Монда мең баш! Хәер, Яңа Чишмә районында ун еллар элек үк 1500-2000 баш каз үстерүчеләр бар иде.
- Хатының белән карыйсыңдыр инде бу кадәр армияне? - дим.
- Юк, мин әле өйләнмәгән, - дип серен дә чишеп ташлады Салават. - Әти-әниләр белән бергәләп карыйбыз. Бер көнлекләрне алабыз. Бәпкәләрнең беразы үлә дә инде, мескеннәрнең. Хезмәт үзен аклый: каз түшкәсен 1200 сумнан сатабыз. Ярминкәләрдә сентябрьдән бирле бик теләп катнашам. Бөтен нәрсә оештырылган, кая барып сату итим икән, дип борчыласы түгел.
Буа районында Зөлфия исеме модада ахырысы. Татар Боерганы авылы хатынының да исеме Зөлфия булып чыкты. “Сөйли белмим мин”, дип башлаган иде, тулы бер лекция тыңлатты, мәгәр.
- Ирем Раил белән атлар, сыерлар һәм тавык-чебеш астыйбыз. Горурлыгыбыз - атлар. Татар халкы гомер бакый ат яраткан, ат асрарга тырышкан. Ат ите организм өчен файдалы, тәнгә куәт бирә. Элегрәк ат итен күбесенчә пенсионерлар сатып ала иде. Хәзер яшьләр дә яхшы әйберне тиз сизенә, алар да ала ат итен. Ат казылыгы да ясыйбыз, - дип сөйләде Зөлфия Хисамова.
Комментарийлар