16+

Иртәгә Казанда Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу чаралары үтә

Иртәгә Казанда Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу чаралары үтәчәк. Традиция буенча, герой шагыйрьнең якыннары Муса Җәлилнең Казандагы музей-фатирында очрашачак. «Йөрәк бүген дә әрни» дип аталган очрашуга аның кызы Чулпан Җәлилова һәм оныклары да чакырылган. Чарада җылы истәлекләре белән бүлешәчәкләр, хатирәләрен яңартачаклар.

Иртәгә Казанда Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу чаралары үтә

Иртәгә Казанда Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу чаралары үтәчәк. Традиция буенча, герой шагыйрьнең якыннары Муса Җәлилнең Казандагы музей-фатирында очрашачак. «Йөрәк бүген дә әрни» дип аталган очрашуга аның кызы Чулпан Җәлилова һәм оныклары да чакырылган. Чарада җылы истәлекләре белән бүлешәчәкләр, хатирәләрен яңартачаклар.

Муса Җәлил музей-фатиры мөдире Нәзирә Фәттахова сүзләренчә, музейга кунаклар еш килә. Мәскәү, Чиләбе, Самара, Ростов, Тольятти, Түбән Новгородтан туристлар еш килә һәм аларның берсе дә биредән битараф китми. Үзләре белән шагыйрьнең китапларын да алып китәләр.

Искә алу чаралары 13.00 сәгатьтә Татарстанның Милли музеенда «Моабит дәфтәре» концерты белән дәвам итәчәк. Анда Чиләбе шәһәренең хоры башкаруында музыкаль-әдәби чыгышлар көтелә.

Елдагыча, сәгать 12.00дә Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салыначак һәм музыкаль чара оештырылачак. Сценарий авторы, «Татарстан» журналының әдәби мөхәррире Луиза Янсуар журналистларга сөйләгәнчә, тамашада, нинди генә чор, вазгыять, вакыйгалар булуына карамастан, кеше кеше булып кала аламы дигән сорауга җавап эзләнәчәк. Музыкаль чарага Нурбәк Батулла һәм аның биючеләре дә җәлеп ителгән.

– Тамашаның аудиториясе киң булачак. Ул яшьләр өчен дә, интеллигенция вәкилләре өчен дә кызыклы булыр дип уйлыйбыз. Җәлилчеләрне нәрсә яшәткән, нәрсә рухландырган – тамашачылар шул чор белән яшәп алачак. Рок юнәлешендә иҗат итүче төркемне дә чакырдык, сюжет аларның җырлары белән үрелеп барачак, – дип сөйләде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында.

Очрашуда сүз герой-шагыйрьнең мирасын өйрәнү һәм саклау хакында да барды. Татар әдәбияты белгече, КФУ профессоры Фоат Галимуллин Муса Җәлилнең иҗатын беренчеләрдән булып өйрәнгән Гази Кашшафны, аның шәкерте Рафаэль Мостафинны искә алып, әлеге өлкәдә күп хезмәт куйган Шәмси Хамматовның онытып җибәрүләрен ассызыклап үтте.

– Хәзер Җәлилнең тормышын һәм иҗатын өйрәнү туктады дип әйтеп булмый, Искәндәр Гыйләҗев Германиягә барып, андагы архив документларын өйрәнеп, шактый кызыклы язмалар әзерли. Моңа аның алман телен белүе дә ярдәм итә, билгеле. Киләчәктә эзләнүләрне дәвам итәргә, моның өчен шәкертләр әзерләргә кирәк, – диде ул.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading