Ислам ипотекасы ул – торакны өстәмә бәя белән кичектереп түләү рәвешендә сатып алуны финанслау. Әлеге продукт ислам финанс учреждениеләрендә исәп-хисап һәм аудит буенча оешма стандартлары нигезендә эшләнгән hәм Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан расланган. Әлеге ипотеканы кемнәргә алырга мөмкин һәм аны ничек рәсмиләштерергә икәнен сөйләрбез.
Скопировать ссылку
Ислам ипотекасы ул – торакны өстәмә бәя белән кичектереп түләү рәвешендә сатып алуны финанслау. Әлеге продукт ислам финанс учреждениеләрендә исәп-хисап һәм аудит буенча оешма стандартлары нигезендә эшләнгән hәм Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан расланган. Әлеге ипотеканы кемнәргә алырга мөмкин һәм аны ничек рәсмиләштерергә икәнен сөйләрбез.
Ислам ипотекасының асылы нидә?
ПАО «АК БАРС» БАНК «Ислам ипотекасы» дип аталган яңа проект башлады. Аның нигезендә кредит һәм бурычка акча биру түгел, ә сату-алу килешүе нигезендә фатир сатып алу тора.
Ислам ипотекасы буенча фатир алуда өч як катнаша: клиент, ПАО «АК БАРС» БАНК һәм ООО «Ипотечный партнер».
Бу яңа продуктның асылы нидә?
ПАО «АК БАРС» БАНК клиентлардан гаризаны кабул итә һәм клиент тапшырган документларны тикшерә;
ООО «Ипотечный партнер», клиент сайлап алган фатирны үзенә сатып ала һәм аны клиентка өстәмә бәя белән кичектереп түләү рәвешендә сата.
Фатирга өстәмә бәя шәхси рәвештә билгеләнә һәм бу килешү срогына, беренчел кертем күләменә һәм башка сәбәпләргә бәйле була.
Килешү вакыты тәмамланганда 70 яшь тулмаган булырга тиеш;
Россия Федерациясе гражданины;
Россия территориясендә даими яки вакытлы теркәлү;
Соңгы эш урынында хезмәт стажы кимендә 3 ай булырга, ә шәхси эшмәкәрләрнең эшчәнлеге кимендә 12 ай алып барылырга тиеш.
Әгәр өлешләп түләүне берничә сатып алучы рәсмиләштерә икән, аларның һәрберсе шушы таләпләргә туры килергә тиеш.
Ислам ипотекасы ничек эшли?
Клиент ПАО «АК БАРС» БАНКка гариза тапшыра.
Банк клиент биргән документларны тикшерә һәм Ислам Ипотекасын биру турында карар кабул итә.
Клиент ООО «Ипотечный партнер» оешмасының исәп-хисап счетына беренчел түләүне күчерә.
ООО «Ипотечный партнер» клиент сайлап алган фатирны сатучыдан сатып ала.
ООО «Ипотечный партнер» сатып алынган фатирны өстәмә бәя белән һәм кичектереп түләү шарты белән сату-алу килешү буенча клиентка сата.
Клиент сатып алганнан соң ук торакның хуҗасы була, ә фатирны сату хокуклары ООО «Ипотечный партнер» оешмасы карамагында була. Сатып алучы айлык түләүләрне график буенча ООО «Ипотечный партнер» оешмасына түләп бара.
Банк хезмәткәре консультация бирә һәм сорауларыгызга җавап кайтарачак.
Ак Барс Банк: «ПАО «АК БАРС» БАНК
Генеральная лицензия на осуществление банковских операций со средствами в рублях и в иностранной валюте ЦБ РФ номер 2590 от 12/08/2015»
Комментарийлар