Испания халкы үзенең бик ачык күңелле, ярдәмчел, тыныч булуы белән дә аерылып тора икән. Аннары аларда туганлык мөнәсәбәтләре көчле. Атнага бер тапкыр туганнарның бергә җыелышып күрешү гадәте бар. Шимбә яки якшәмбе алар көндезге ашка җыела. Коронавирус аркасында әлегә бу традиция турында онытып торырга туры килә, ди. Ә менә без татарлар кебек чәйгә хушлары китми. Аны хәл кертеп җибәрү яки йоклар алдыннан өчен генә эчәләр.
Юк урынына - иртәгә
Тагын бер гадәтләре – иртәгә сүзен бик еш кулланалар. Бу сүзне алар әдәпле генә “юк, булмас” дип әйтергә теләгәндә файдаланалар.
- Испаниягә яңарак кына килгән кешеләр, аны аңлап бетермичә, испаннар турында ялгыш уйлаулары бар. Мин дә шулай уйлый идем, бу нинди ялганлау, ник турыдан-туры "юк" димәскә дия идем. Соңрак аңладым. Кайвакытларда иртәгә сүзе чынлыкта да иртәгәне түгел, әдәпле генә итеп, "юк" дигәнне белдерә. Бу илдә бераз яшәгәннән соң аңлый башлыйсың, иртәгә диюе, иртәгәме, әллә "юк, булмас" дигән сүзме?.. – ди Дилбәр.
Әңгәмәдәшемнең испан кешесендә кияүдә булуын да әйтергә кирәктер. Аларның танышу тарихы исә бик мәзәк булган.
- Испаниягә баргач та, кайда акча эшләү мөмкинлеге бар, нинди эш тәкъдим итәләр, шуңа алына идем. Ял көне булса да эшкә чыга идем. Бервакыт шимбә һәм якшәмбе көннәренә дә бер эш табылды. Бер бик бай әби белән иртәнге аш ашарга барам, аннан диңгез буенда йөрибез, шуннан соң көндезге аш һәм минем эшем шуның белән бетә. Кыскасы, әбигә мин бер иптәш булдым. Аңардан өемә кадәр сәгать ярымлык юл, мин гел җәяү йөри идем. Беркөнне әби миңа гөл бүләк итте. Җәяү кайтып җитәрменме дип торганда гына яңгыр ява башлады. Шуңа да автобуска утырасы иттем. Шыгрым тулы автобуста гөлемне күтәреп барам, беркем торып урын бирми. Бераздан бер утыргычка якын басып, гөлемне шунда терәтеп куйдым. Ул утыргычта утырган адәм канәгатьсезлек белән гөлемне этә башлады. Урын бирәсе урынга, гөлемне этеп маташа дип сүгәм тегене эчтән генә. Үч алу теләге белән гөлемне тагын да аңа кысыбрак куеп, ике тукталыш бардым. Чыгар вакыт җиткәч кенә бу ир булышыйммы дип сорады. Бу адәм минем булачак ирем иде. Шимбә булуга карамастан, эшкә барган. Яңгыр булгач, автобуска утырган. Гадәттә, эшкә мотоцикл белән йөри, яңгыр булганда автобуска утыргалый. Язмышыбыз димәк, икебез дә автобуска утырырга тиеш түгел идек. Яңгыр хәл итеп куйды, - ди ул.
Баштагы өч елда син кеше түгел
Аның сүзләренчә, испаннар ир белән хатын-кызның вазифалары да, хаклары да бертигез дигән фикердә. Әйтик, ресторанда түләүне генә алыйк. Ресторанда һәр кеше үзе өчен түли. Дилбәргә дә бу башта сәер тоела. Шуннан ул иренә беренче тапкыр ресторанга баргач та үз фикерен – минем өчен ир кешенең түләве мөһим дип белдерә. Мөмкинлегең булмаса, очсызрак ресторанга барыйк, юк икән, өйдә үзем тәмле итеп пешерермен, дигән.
- Ул мине аңлады, шулай итеп мәсьәлә хәл ителде. Испаннарда 8 Мартка чәчәк бүләк итү гадәте юк. Анысын да акрынлап аңлаттым. Бер бәйләм чәчәк миңа сөенеч китерәчәк бит дигәч, лалә чәчәкләре алып кайткан иде. Чит ил кешесенә кияүгә чыгам да бәхетле булам дип уйлаучылар ялгыша. Европа ирләре, гадәттә, үзләренә тигез иптәш эзли, ди Дилбәр-Диана.
Аның язылучылары арасында минем дә чит илгә күченеп китәсем, диңгез буенда яшисем килә диючеләре дә бар. Андыйларга ул, матур тормышка ирешү өчен үз илегезгә караганда ун тапкыр артыграк эшләргә кирәк, ди.
- Чит җиргә чыгып киткәндә үзеңә генә ышанырга кирәк. Син берүзең. Синең белән дус булып килгәннәр дә, файдаң булмаса, синең белән тыгыз аралашмаска тырыша. Бөтен кешенең дә килгән җирендә ничек тә эш табып каласы килә. Баштагы өч елда син бер кеше дә түгел, әкияттәге күренмәс башлык кигән кебек йөрисең. Беренче өч елымны мин 24 сәгать эшли идем. Дөресе шул. Килгәч тә кияүгә чыгу ягын караучылар да бар, әлбәттә. Мин башка юл сайладым. Үзем эшләп, үз көчемә генә ышанып яшәүне. Килер-килмәс кияүгә чыкканнарның күбесенең гаилә тормышы озакка сузылмый. Тагын бер бик мөһим нәрсә - син сүз дәшмичә эшлисең. Бөтен нәрсә сиңа эш бирүчеләрдән тора. Намуссыз кешеләр булып чыкса, акчасыз калуың да бар. Көн саен «мин бар» дип исбатлап яшәргә туры килә. Унөч ел дәвамында минем нервыларым корычка әверелде һәм бер дә үкенмим. Шушы авырлыкларны кичеп, бүгенге мин булдым, - ди ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Дилбәр Гарифуллина

Комментарийлар