Дуслар, хәтерлисезме икән, теге гасыр ахырында, бер кат көзге эшләр беткәч, Мексика сериаллары караганны? Ул сериаллар җәй көне дә була иде, тик безнең җәй көне сериал карап утырырга гына вакыт булмый иде бит. Аннан инде көзләргә кереп, эшләр кимеп киткәч, җәй көне дә вакыт табып шул сериалларны караган берәрсеннән киноның эчтәлеген сөйләтеп, көздән алып язга кадәр кино карыйбыз.
И, карадык инде ул сериалларны. “Богатые тоже плачут”та байларны елатып тотынган идек, аннан соң, “Тропиканка”, “Дикий ангел”, “Просто Мария”... Ничә ел шул сериал геройлары тормышы белән яшәдек, шулар белән шатландык, шулар белән кайгырдык.
Ул сериалларны көнгә ике тапкыр күрсәтәләр иде беренче каналдан, иртәнге унда һәм кичке җидедә. Кичке җидене көтеп алырга тәкать калмыйча, тәнәфестә генә булса да, химия кабинетында бераз карап алабыз бит әле. Берсендә пекәрнидә ипи чиратында, Бикә апа (Дими Бикәсе), иртән яңа серияне карап чыккан икән, чиратларыбызны онытып, аңа кино сөйләттек.
Кышы кыш инде, язы да җитә бит әле анда. Март аеннан хатын-кыз бәрәңге подвалында бәрәңге араларга тотына. Ә сериал дәвам итә. Бетмәс бәрәңге юк, бер бетәр әле, бәрәңге диеп монда, кино калдырырсыңмы? Шулай диеп бер заманны хатын-кыз халкы өйгә, кино карарга таралыша башлады бит эш сәгате беткәнче, төш җиткәнче, мин сиңа әйтим. Безнең авылда гына түгел, күрше-тирә авылларда да. Аларга орчык кадәрле бригадир Мөдәррис абый түгел, пред үзе нипочум. Ну бу мәсьәләдә хатын-кызларга управаны тиз таптылар кәнишне. Чөнки бу хәл бер бездә генә түгел, бөтен якын-тирә авылларда булган икән.
Шуңа күрә бөтен тирә-як хатын-кызларын көндез сериал караудан мәхрүм иттеләр дә куйдылар бик җайлы гына итеп, Купка подстанциясеннән бер сәгатькә утны өзеп куеп.
Әле икенче, әле “Культура” каналы еллар буе күрсәткән "Санта Барбара" калмасын тагын. Ничә елга сузылды ул сериал, белмим, карамадым.
Үз телевизорлары икенче каналны күрсәтмәгәч, еллар буе кешегә кино карарга йөргән хатыннар да булды. Еллар буе, көн саен, кемгә кем тансык инде, йә? Дөнья булгач төрле вакытың була, кайвакыт кешене түгел, үзеңне-үзең күрәсе килмәгән чакларың да бар ла ул.
Комментарийлар