Сабан туйларын исә алдагы айларда оештыруга караган карарлар вазгыятькә карап кабул ителәчәк. Бу хакта «Татар-информ» корреспондентына Татарстан Премьер-министры, Бөтенөнья татар конгрессының «Милли Шура» рәисе Васил Шәйхразиев хәбәр иткән иде.
«Якын арада – май ахыры һәм июнь башында үтәргә тиеш булган Кыргызстанның Бишкек, Софиядәге (Болгария) Европа Сабан туе һәм Ташкенттагы Азия Сабан туе да булмый, аларны үткәрү өчен әлегә рөхсәт юк. Алдагы көннәргә фараз бирү мөмкин түгел, ничек буласы Аллаһка гына билгеле», – дигән иде вице-премьер.
div>
Төбәкләрдәге һәм чит илләрдәге Сабантуйларны үткәрү турындагы караны, Васил Шәйхразиев аңлатуынча, төбәк хакимияте җирле татар оешмалары белән берлектә хәл итәчәк. Республика Сабантуйлары узачакмы дигән сорауга ул: «Бәйрәмнең башка вакытка күчерелүе турындагы карар әлегә кабул ителмәде», – диде.
Комментарийлар