Апрель-май – каен суын җыя торган чор. Организмны витаминнарга баетыр өчен, вакытында каен суын эчеп калырга тырышыгыз.
Аерым алганда, аның составында С, В төркеме витаминнары, органик кислоталар, табигый шикәр – глюкоза, фруктоза, сахароза, тимер, марганец, магний, калий, кальций кебек микроэлементлар, шулай ук биологик актив матдәләр бар. Аны бары тик каен серкәсенә аллергия булган һәм хроник ашказаны авыруларыннан интеккән кешеләргә генә эчәргә ярамый. Шуны да истә тотыгыз: берничә сәгать бүлмә температурасында торган каен суы тиз бозыла. Суыткычта аны ике көннән артык саклап булмый. Каен суын трассадан, шәһәрдән ерак булган урыннан гына җыегыз.
Файдасына килгәндә, каен суы:
Язгы арыганлык, депрессиядән котылырга ярдәм итә.
Кан басымын көйли.
Бөерләрне, үт куыгын, бавырны чистарта.
Кәефне яхшырта.
йөрәкне ныгыта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар