Кафил Әмиров вафат булу сәбәпле, Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашты
Республиканың элеккеге прокуроры 70 яшендә бүген вафат булды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Республиканың элеккеге прокуроры 70 яшендә бүген вафат булды.
“Хөрмәтле Нурия Шамил кызы! Тормыш иптәшегез Кафил Фәхрәзи улы Әмиров вафат булу сәбәпле, тирән кайгыгызны уртаклашам. Бу Сенең өчен авыр, республика өчен зур югалту.
Кафил Фәхрәзи улы үзенчәлекле, көчле шәхес, компетентлы җитәкче, тәҗрибәле хокук белгече, үзе шөгыльләнгән эшне инәсеннән-җебенә кадәр белүче иде. Унөч ел буе республика прокуроры, университетта мөгаллим һәм студентлар өчен остаз, фоторәссам һәм берничә китап авторы. Ул үзенең киңкырлы талантын республикага багышлады һәм Татарстан законнарын ныгыту һәм саклауга тиңдәшсез өлеш кертте”, — ди республика Президенты.
Экс-прокурор Татарстан халкының күңелендә мәңге сакланачак, дип ышана Татарстан Президенты. Ул Әмировның балаларына, туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерүне сорады.
“Нык булыгыз, шушы авыр көннәрдә көч һәм ныклылык телибез”, - диелә республика җитәкчелеге телеграммасында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Ак Барс Банк предлагает выгодные условия для держателей Карты жителя РТ
-
#Шоу-бизнес
Энҗе Шәймурзина: “20 килограммга ябыктым. Кайчагында минем дә десертлар ашыйсы килә...”
-
#Җәмгыять
Казанлыларның түләү бурычлары 1 миллиард сумга якынлаша...
-
#Язмалар
Чигүле туфлием таныштырды
-
#Язмалар
Әтнә районында янгын: “Урамга килеп керсәк – йорт урынында кара өем генә калган...”
Комментарийлар