16+

Бер көн эчендә әти-әнисен, абыйсын җирләде

Кыш җиткән саен, Ләйсәннең йөрәгендәге яралар яңара. 10 ел вакыт узса да, аның ярасы әле дә саркып тора.

Бер көн эчендә әти-әнисен, абыйсын җирләде

Кыш җиткән саен, Ләйсәннең йөрәгендәге яралар яңара. 10 ел вакыт узса да, аның ярасы әле дә саркып тора.

- Сеңлемнең туен үткәреп, икенче көнне бар туганнар кайсы кая таралышты. Апам да кышкы каникул булганлыктан, кече кызын авылда калдырырга булды. Апаның гаиләсе шәһәргә килеп җитәргә 20 чакрым кала юл һәлакәтенә эләккән. Апам, ире, өлкән улы – өчесе берьюлы һәлак булганнар, - дип искә ала Ләйсән ул көннәрне.

Әбисе янында калган 10 яшьлек кызчык өчен - бер мизгелдә бөтен гаиләне югалту. Шул баланы үзенеке итеп үстерә Ләйсән. Нәрсә сораса да, алып бирәләр, үзен тулы гаиләдә тойсын дип тырышалар. Мәктәптә балалар баштарак аңа гаҗәпләнеп карый, бу кызның гаиләсе юк, әти-әниләре, туганнары үлгән икән дип пышылдашалар. 

Ләкин биредә укытучы булып эшләүче Ләйсән апасы аны бер дә үпкәләттерми. Һәрчак аның янында яклаучы да, саклаучы да була. Кыз да апасының йөзенә кызыллык китермичә үсә, инде менә студент. Калада үз тормышы, әмма әнисе урынына күргән Ләйсән апасын, аның тормыш иптәшен бер дә онытмый. Һәр эшен алар белән бергә киңәшләшеп башкара. 

- Апам исән булса, кызы белән горурланыр иде. Бик тырыш ул безнең. Апамның истәлеге. Әти-әнисе, абыйсын бер генә мизгелгә дә онытмый. Кайгысын үз эченә бикләп куйган, апалар юлыккан фаҗига көнне һәрбарчабыз каберләренә барып искә алып кайтабыз, - ди Ләйсән.

Фото: flickr.com
    


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

11

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading