16+

Калайдан нинди генә бизәкләр тудырмый ул

Теләче районында уңган, булган кешеләр шактый күп: фермерлык белән шөгыльләнүчеләр дә, шәхси хуҗалыкларында күпләп сыер, ат, сарык, умарта тотучылар да авыл саен диярлек.

Калайдан нинди генә бизәкләр тудырмый ул

Теләче районында уңган, булган кешеләр шактый күп: фермерлык белән шөгыльләнүчеләр дә, шәхси хуҗалыкларында күпләп сыер, ат, сарык, умарта тотучылар да авыл саен диярлек.





Кече Мирәтәк авылында яшәүче Әбрар Сәләхиев – кулларыннан гөлләр тамыза торган, даны еракларга таралган остабыз.
Әбрарны хәзер авылдашлары, күрше-тирә як халкы калайдан күз явын алырдай төрле-төрле бизәкләр белән тәрәзә өлгеләре ясаучы, өй кыекларын, капка-коймаларны бизәүче итеп белә.

Әбрар әлеге шөгыль белән берничә ел элек мавыга башлаган. Узган ел шушы эшчәнлеге буенча үзмәшгуль булып исәпкә басарга да өлгергән. Әңгәмәбез барышында ул иң беренчеләрдән булып республикабызда эшли башлаган әлеге проектның уңайлы булуын, нәкъ менә үзмәшгульләр өчен уйлап чыгарылган булуын билгеләп үтте. Керемең булса, дәүләткә дә өлеш чыга, үзеңә дә кала, ди.

- Әүвәл чәчәкләр генә ясадым. Тора-бара тәрәзә өлгеләре, өй кыеклары ясый башладым. Аңарчы Арчага барып, әлеге эшнең осталарыннан дәресләр алып кайттым. Һич мактану булып кабул ителмәсен, хәзер барысын да ясыйм. Почта тартмалары белән капка-койма баганалары “кәләпүш”ләренә дә заказлар алам. Соңрак калай кисә торган станок сатып алдым. Бизәкләрне исә барыбыр дә кайчы белән кисәм, ясыйм, - дип яратып сөйләде үзенең яңа шөгыле турында язмам герое.

Әбрарның калай эшенә хирыслыгы тиктомалдан гына тумаган. Кечкенәдән агачтан бизәкләр ясарга яраткан ул. Шуңа да карамастан, яшьлегендә механизатор һөнәрен сайлый. Авылдашлары аның шактый еллар “Җәлил” совхозында, “Вамин-Теләче” агрофирмасында тракторда эшләгәнен дә яхшы хәтерлидер әле. Соңрак төзелеш бригадасында хезмәт куя.

Хәзер исә өй кыекларын, тәрәзәләрне, капка-коймаларны аллы-гөлле чәчәкләргә күмеп кешеләр күңеленә матурлык өләшә. Алар күзләргә генә түгел, җанга да әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә. Башкаларны чәчәк, аккош рәсемнәре белән сөендерсә, үзенең гараж ишеген данлыклы мультфильм геройлары – Микки-Мауслар бизи.


Фәнил Нигъмәтҗанов,
Теләче.
Автор фотосы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading