16+

Калфаклы сандугачны искә алдылар

Мәшһүр композиторыбыз Сара Садыйкованың туган көнен зурлап, Казанның 4нче татар гимназиясе «Калфаклы сандугач» татар җыры һәм музыка уен коралларының IX төбәкара ачык фестиваль-конкурсын уздырды. Бәйгедә иҗатка гашыйк мәктәп укучылары, яшьләр катнашты.

Калфаклы сандугачны искә алдылар

Мәшһүр композиторыбыз Сара Садыйкованың туган көнен зурлап, Казанның 4нче татар гимназиясе «Калфаклы сандугач» татар җыры һәм музыка уен коралларының IX төбәкара ачык фестиваль-конкурсын уздырды. Бәйгедә иҗатка гашыйк мәктәп укучылары, яшьләр катнашты.

– Мәктәбебездә 2004 елдан Сара Садыйкова исемендәге музей эшләп килә. Аны Әлфия Айдарская үзе җитәкли. Уйлаштык та шундый фестиваль үткәрергә булдык. Максатыбыз – Сара Садыйкова кебек искиткеч шәхесне таныту. Безнең өчен ул музыка дөньясында революционер. Аның беренче татар тангосын хәтта фронтка киткәндә дә җырлаганнар, – ди фестивальне оештыру тарихы турында 4нче татар гимназиясе директоры Илхания Вахитова.
Фестивальгә Россиянең төрле төбәкләреннән катнашучылар җыелган. Алсу Мөхтәрова Чиләбедән үк килгән.

– Мин әлеге фестивальдә моннан дүрт ел элек катнашкан идем. Машинада тәүлек ярым килдек. Ул вакытта өченче урын гына алдым, ләкин Казан белән танышуым искиткеч истәлек булып калды. Быел тагын катнашырга чакырдылар. Әти-әнием – җыр, музыка дөньясы кешеләре. Әтием Фәрит Якупов – Татарстанның атказанган артисты, әнием Энҗе Мөхәмәтгалиеваның консерватория белеме бар, ул – музыка укытучысы. Үзем дә музыка мәктәбенең фортепиано бүлеген кызыл дипломга тәмамладым. Чиләбедә дә мин татар җырларын башкарам, – ди Алсу.
11 яшьлек Милана Бакировага җыр татар телен өйрәнергә ярдәм итә икән.

– Җырларны әбием өйрәтә, сүзләрен аңламасам, татарчага тәрҗемә итә. Мин үзем гел русча гына сөйләшәм. Татарча сөйләшкәндә, русча акцентым бар, ә җырлаганда, ул сизелми. Шуңа әбием шакката инде. Бүген башкарачак «Уфа каласы» дигән җырымны җырчы Алсу Фазлыева әзерләргә ярдәм итте, – ди Лиана.

Арча районының «Энҗеләр» вокал ансамбле жюри әгъзаларын бөтенләй телсез калдырды. «Сез фонограммага җырлыйсыз бугай, болай чиста җырлап булмый бит», – дип, аларны хәтта җырлавыннан туктаттылар. Чынлыкта исә 11 кыз да үз тавышы белән җырлаган. Моны алар акапеллага өч тавыштан янәдән җырлап күрсәтеп исбатлады һәм I дәрәҗәдәге дипломга ия булды.

– Без бик-бик күп репетицияләр ясыйбыз, сәхнәдә бер генә кимчелек тә күренмәскә тиеш. Ансамблебез белән «Созвездие-Йолдызлык» бәйгеләрендә катнашабыз. Миңа, үзем генә җырлауга караганда, төркем белән җырлау күбрәк ошый, чөнки кызлар, сүзләрне онытсаң да, ярдәм итә, – ди Арчаның Яңа Кенәр кызы Алсу Хәбибуллина.
Быел гран-прины Биектау районы кызы Адилә Зиннәтуллина алды.
Фестивальдә катнашкан һәркем Казан урамнарында Сара Садыйкова һәйкәлен күрергә хыяллана. Композиторның кызы Әлфия ханым да бу уңайдан саллы гына эш башкарган.

– Дәүләт дәрәҗәсендә һәйкәл кую мәсьәләсе әле һаман хәл итеп бетерелмәгән. Һәйкәлнең урыны да билгеләнгән, аны куярга ризалык биргән кешеләрнең имзалары да җыелган. Хәзер һәйкәл турында сүз кузгатмыйм да инде. Әнинең яшәгән йортында хәтта мемориаль такта да юк бит, – ди кызы Әлфия ханым.

 

Алисә Садриева

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading