Йөк машиналары арасында Андрей Каргинов экипажына тиңнәр юк.
Бүген, 17 гыйнварда, “Дакар-2020” ралли-рейд узышлары төгәлләнде. Быел ул беренче тапкыр Согуд Гарәбстанында узды.
Анда “КАМАЗ-мастер”ның Андрей Каргинов, Эдуард Николаев, Антон Шибалов һәм Дмитрий Сотников җитәкләгән 4 экипажы катнашты.
Татарстан спортчылары сынатмады – йөк машиналары арасында гомуми беренчелектә Андрей Каргинов җитәкләгән экипаж җиңү яулады. Антон Шибалов экипажы – икенче урында. Белоруссия “МАЗ”ы өченче булды.
Фото: "Татар-информ"
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар