16+

Кануннарның гаделсезлегенә исем китә...

Бездә кануннарның гаделсезлегенә исем китә. Хатыным Фаягөл, йөрәге авырту сәбәпле, инвалидлык группасы алды. Тик бер кочак авыруы булса да, тын кысылудан интексә дә, йөрәгенә операция ясатса да, аңа III төркем инвалидлык кына бирделәр.

Кануннарның гаделсезлегенә исем китә...

Бездә кануннарның гаделсезлегенә исем китә. Хатыным Фаягөл, йөрәге авырту сәбәпле, инвалидлык группасы алды. Тик бер кочак авыруы булса да, тын кысылудан интексә дә, йөрәгенә операция ясатса да, аңа III төркем инвалидлык кына бирделәр.

Юлда йөрү өчен ай саен акча түләнеп килә иде. Кинәт ул 180 сумга гына калды. Пенсия бүлегендә ачыклый торгач, аңлаттылар. Баксаң, пенсияң, айлык керемең 20 меңнән артса, юл акчасын 180 сумга гына калдыралар икән. Кычкыртып талау бит бу.

Тормыш җиңел түгел, нәрсәгә булса да ирешү өчен тир түгәргә, артыннан йөрергә кирәк. Озак еллар начар шартларда яшәдек. Фатирыбызга гел су керә иде. Балам аягына резин итекләр киеп үсте. Бары Мәскәүгә барып шикаять юллаганнан соң гына фатир алуга ирешә алдым.

Бер әби кибеттә ярты буханка ипи өчен түләргә оныткан, мескен карчыкны тентегәннәр. Ул, түзә алмыйча, кибеттә үк вафат булган, дип укыдым. Ә бит бездә тонналаган икмәк чүплеккә чыгарылып ташлана.

Беркөнне Мәскәү районының социаль яклау бүлегенә бардым.  Кечкенә  генә элмә тактада оешманың исеме язылган. Аның каравы ритуаль хезмәтләр дигән язу ярты стенаны алып тора. Әллә үзенә күрә бер ишарә инде бу, аңламассың.

 

Шамил Җиһаншин,
Казан.

фото - pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading