16+

Кайчан Казанның үз футбол йолдызлары барлыкка килер?

Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында нинди темага алынсак та, сүз хаман туп тибүгә кайтып кала. Татарстан Республикасы Спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов бүген ни өчен спорт башкаласы булган Казаннан зур футбол “йолдыз”лары чыкмый дигән сорауга җавап бирде.

- Хәзер безнең үзгәртеп кору чоры, көтәргә кирәк. Моның өчен бер Олимпия сезоны кирәк. Бер ел спортта әллә ни зур роль уйнамый. “Ак Барс”ның җиңелүләреннән соң Зиннәтулла Биләлетдиновны да күпме әрләгәннәр иде. Ләкин ул үз дигәненә иреште. Дөнья чемпионаты да Казандагы футбол үсешенә этәргеч булыр, - ди Хәлил Шәйхетдинов.
Чит ил журналистлары инде Футбол буенча дөнья чемпионатына кадәр Казан турында сөйли башлаган.
- Конфедерацияләр Кубогында ук Казанны таныту өчен бик күп эш башкарылды. Чит ил журналистларын спорт объектлары буенча гына йөртмәдек, мәдәни, социаль объектлар белән дә таныштырдык. Алар бездә спорт өчен тудырылган шартларга таң калды. Спорт объектлары төзелеше ягыннан безгә хәтта европалылар көнләшә, - диде Хәлил Шәйхетдинов.    

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading