Сораштыру нәтиҗәләре буенча респондентларның 50 проценты 0,5 килолы пилмәнгә өстенлек бирә, 75 проценты Татарстанда җитештерелгәнне сайлый. Пилмәнне сатып алганда, кулланучы беренче чиратта тәменә, составына, бәясенә, тышкы кыяфәтенә, кабына, иң ахырдан гына сатучы киңәшләренә һәм рекламага колак сала.
Сорау-җавап
Сыйфатлы пилмән сайлау турында Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова белән сөйләштек.
– Сыйфатлы пилмән нинди булырга тиеш?
– Иң башта составына игътибар итәргә кирәк. Еш кына этикеткада язылган мәгълүмат чынбарлык белән туры килми. Таныш-белеш киңәшләре буенча, танылган җитештерүчеләргә өстенлек бирсәң була. Пилмәннең тышкы кыяфәтенә, төсенә, кабына, куллану вакытына игътибар итегез. Пилмәннең формасы дөрес булырга: кырыйлары әйбәтләп бөгелгән, ит чыгып тормаска тиеш. Пешергәндә ит камырдан аерылса,таралып китсә начар. Камырның төсе саргылт ак булса яхшы. Соры, күк төстәге камыр начар сыйфат турында сөйли. Тәм буенча пилмәннән тәмләткечләр, суган, сарымсак исе килергә мөмкин. Ә менә ят исләр килгән продукт бозылган дигән шик бар.
– Пилмән җитештерүчеләрдә нинди закон бозулар ешрак очрый?
– Тикшерелгән пилмәннәрнең 85 процентында тавык ите ДНКсы табылды. 50 процентында соя барлыгы ачыкланды. Ә бу хакта этикеткада берни әйтелмәгән. Бу кагыйдә бозу булып санала. Пилмәндә камыр белән ит тигез дәрәҗәдә булырга тиеш, әмма камыры калын булганнары еш очрый. Дөрес сакланмаган, берничә тапкыр эретелеп, кабат туңдырылган пилмәннәрнең тышкы кыяфәтләре үзгәрә, алар бер-берсенә ябышкан, чатнаган, имгәнгән булалар.
– Сыйфат белән бәя һәрчакта да туры киләме?
– Юк, туры килми. Кибеттә килосы 700 сумлык, 200 сумлык пилмәннәр дә бар. Әмма тегеләрендә дә, боларында да җитешсезлекләр очрый.
– Кибеттән алган пилмән сыйфатсыз булса нишләргә?
– Беренче чиратта сатучыга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Язмача гариза язу мөһим. Аның бер нөсхәсен үзегездә калдырыгыз, икенчесен кибеткә тапшырыгыз. Әгәр дә мәсьәлә кибеттә генә хәл ителмәсә, тиешле оешмаларга мөрәҗәгать итәргә була. Безнең дегустация вакытында да тиешле таләпләргә җавап бирмәгән пилмәннәр турында мәгълүмат Роспотребнадзор идарәсенә җибәрелә. Анда өстәмә тикшерүләр үткәрелә. Нәтиҗәләр буенча, товарны җитештерү оешмаларына кисәтү ясала, штраф салынырга мөмкин,бу хакта сәүдә үзәкләренә хәбәр ителә. Сыйфатсыз товарны сатудан алулары да бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
.jpg)

Комментарийлар