16+

Казан «коры» калмасмы?

Бөтендөнья допингка каршы агентлыкның (WADA) башкарма комитеты Россия спортчыларын халыкара турнирларда катнашудан читләштерү турында карар кабул итте, шулай ук Россия территориясендә чараларны дүрт ел уздыру мөмкинлеге булмаячагын белдерде.

Казан «коры» калмасмы?

Бөтендөнья допингка каршы агентлыкның (WADA) башкарма комитеты Россия спортчыларын халыкара турнирларда катнашудан читләштерү турында карар кабул итте, шулай ук Россия территориясендә чараларны дүрт ел уздыру мөмкинлеге булмаячагын белдерде.

Казан 2025 елда Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатын үткәрү хокукын алган иде. Шул ук вакытта 2023 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын Катардан Казанга күчерү мөмкинлеге дә саклана. Шулай ук Татарстан башкаласы 2023 елда УЕФА Суперкубогы өчен футбол матчын уздыруга гариза бирде. Моннан тыш, Казан – 2021 елда кыска сулыкта йөзү һәм 2024 елда Су спорты төрләре буенча Европа чемпионатларының да хуҗасы.
Бу Татарстанда планлаштырылган дөньякүләм спорт чараларын уздырырга тәэсир итәчәкме? Аларны бездән тартып алмаслармы? Рәсми вәкилләр шул сорауларга җавап бирде. 
Россия Президенты Владимир Путин кабул ителгән карарны анализларга кирәклеген искәртте һәм Россия Олимпия комитетына карата дәгъваларның булмавы илебез спортчылары өчен милли әләм астында чыгыш ясау мөмкинлеге сак­лануын аңлата дип белдерде.
– Бу уңайдан Бөтендөнья допингка каршы агентлыгының карары Олимпия хартиясенә каршы килә. Һәм безнең аны Лозаннадагы Спорт арбитраж судына бирү өчен тулы нигезебез бар, – ди Президент. – Әмма аларның кайсы да булса күмәк җәза бирү турында шундый карарлар кабул итә икән, мондый карарларның нигезендә дөнья спортының чисталыгын кайгырту түгел, ә спорт һәм Олимпия хәрәкәте мәнфәгатьләре белән бернинди уртаклыгы да булмаган сәяси характердагы фикерләр ята дип уйларга тулы нигез бар.
Татарстан спорт министры Владимир Леонов: «Без имзаланган контрактлар кысаларында эшлибез. Шуңа күрә барысы да план буенча, берни дә күчерелми. Бу ярышларны уздырачакбыз», – диде. 
Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова исә: «Без, һичшиксез, Бөтендөнья допингка каршы агентлыгының чираттан тыш утырышын күзәттек, чөнки Татарстан асылда илнең дөнья спорт тормышының үзәгенә әверелде. Әле алдагы көннәрдә генә без 2021 елда суда кыска арада йөзү буенча Европа чемпионаты әләмен алдык. Һәм бу хокукны Европа бюросының барлык әгъзаларының бердәм хуплавы белән алдык. Бездә халыкара ярыш­ларны иң югары дәрәҗәдә оештыру һәм уздыру буенча системалы эш алып барыла, моның турында Халыкара спорт федерацияләре җитәкчеләренең тиешле бәяләүләре сөйли», – дип белдерде. 
Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев исә хәлләр тагын да начаррак булырга мөмкин иде, дип саный. 
– Бу иң кырыс санкцияләр түгел, чөнки начаррак та булырга мөмкин иде. Безнең спортчыларны бөтенләй дә Олимпия уеннарына кертмәскә мөмкиннәр иде. Хәзер исә алар гимн­нан һәм байрактан башка булса да кертелде, – ди ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading