Аккаунтларыма кранлы фото һәм видеолар куйгач килгән иң күп сорауларның берсен Надеждага бирдем. Эш «кабинеты» турында гәпләшеп алдык. Йомышны алар шунда үти икән.
– Бар да җайланган. Хәзер краннар заманча, куркынычсызлык чаралары да ныклап үтәлгән. Минем организм андый йомышларсыз яшәргә ияләшеп бетте бугай инде, – дип елмая Надежда. – Ашауга килгәндә, иртәдән көндезге ашка кадәр җиләк-җимешләр, чикләвекләр капкалап алам да, ял вакытында йоклыйм. Бу – иң рәхәте.
Иртәнге 7дә башланган эш төнге сәгать 3ләргә кадәр дәвам итәргә мөмкин икән. Бер йортка бер генә кран булганлыктан, эш сәгатенә сыеша алмыйлар, ә төзелештәге һәр эшчегә әйбер күтәрү өчен кран кирәк.
Иң күп акча – Казанда!
Эшләгәч, акчасы да түләнергә тиеш инде аның. Тагын түзмичә, башкаларны да кызыксындырган сорауны бирәм.
– Безнең хезмәт хакы бер ялсыз ай буе эшләсәң, 50-60 мең сум тирәсе чыга. Бу аена 300 эш сәгате җыелган очракта, – дип шаккаттырды Надежда. Җавапка 150-200 мең сум дигән сумма көткән идем. Үзем аннан күбрәк түләсәләр дә, бу эштә эшли алмаячагымны беләм. «Күрше төбәкләрдә караганда, Казанда хезмәт хакы югарырак йөри», – дип бөтенләй аяктан ега язды әңгәмәдәшем.
Урын кешене бизәми
Бер дә тискәре яклары юк мени эшеңнең, дигән соравыма җавап итеп: «Урын кешене бизәми, ә кеше урынны бизи, дигән сүзләр бар. Мин булган һәр җирдә яхшы. Шул эш графигы гына кыенлыклар китереп чыгарырга мөмкин. Аннары эшчеләр арасында өйрәтергә яратучылар була. Ләкин берсе белән дә конфликтка кермим. Ниндидер тимер яки таш кисәге өчен кеше белән ачуланышып торуның мәгънәсен күрмим. Минем төп таләп: ир-егетләр минем янда сүгенмәскә тиеш», – диде.
Уңай якларына килгәндә, иң беренче итеп, эшенең романтик булуын атады.
– Иң матур күренешләр шаһите без. Кояш чыкканын, баеганын күзәтәм. Аннары аста эшләүчеләр дә һава торышының ничек үзгәрәсен миннән сорый. Эшлибезме, монда җил чыга, диләр. Ул җил инде өч тапкыр көчәеп, өч тапкыр тынычланган була, алар сизми дә. Болытның кайсы якка китеп, яңгыр явамы, юкмы, шуны карап әйтәм, – дип эшенең мавыктыргыч мизгелләрен сөйләде Надежда.
Давыл да куркытмый
– 80 метрлы кранга 10 минут менәм. Җил чыкты дип кенә бер дә төшәсе килми шул, – дип җавап бирде көчле җил, күк күкрәгән вакытта аска төшәсеңме дигән соравыма курку белмәс Надежда. Әлбәттә, андый вакытларда эш тукталып тора икән. – Кранны җил уңаена куясың да, көтеп утырасың инде. Кайберәүләр, астан эшчеләр кушты бит, дип шундый вакытларда эшне дәвам итә. Аннары төрле һәлакәтләр килеп чыга. Үзегез әле бер шәһәрдә, әле икенчесендә кран ауганын ишетеп торасыз. Ә безнең краннар техник куркынычсызлык буенча заманча җиһазландырылган. Тик рациясез эшләүчеләр була. Бу шулай ук куркыныч. Без бит кеше гомере өчен җаваплы. Төзелеш вакытында бәреп китү яки берәр нәрсә ычкынып төшү бар. Кранчы команда белән эшләргә тиеш. Монда һәр эш алымы мөһим.
“Мин – хатын-кыз!”
Надежда газета укучыларыбызга да теләкләрен җиткерде.
– Кайда гына эшләсәк тә, хатын-кыз булып калыйк. Хатын-кыз ир-ат була алмый. Аның йомшаклыгы, киң күңеллелеге, нәфислеге барыбер калырга тиеш. Иң беренче чиратта, без хатын-кыз, аннары гына кран машинисты. Ничек кенә кыю булсак та, ир-егетләрне кимсетергә, аларны түбәнлеккә төшерергә ярамый. Һәрвакыт минем янымда иң яхшы ир-атлар, дип әйтәм. Һәм ул шулай да, – диде ул.
Менә шундый акыллы фикерләр белән әңгәмәбезне дә тәмамладык. Ир-атлардан 80 метр биеклектә эшләсә дә, хатын-кыз булып кала белгән, нинди генә кыю булса да, үзенең гүзәл зат икәнен онытмаган Надеждага сокланып калдым. Иң мөһиме – без яши торган берсеннән-берсе биек йортлар төзелешендә шундый җаваплы, тырыш, максатчан кешеләр эшләвенә сөендем.
Динара Әхмәт
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар