- Фермерлар казлар да үстерә, терлек тә асрыйлар. Ярминкәләргә ит, сөт һәм яшелчәне муллдан алып киләләр, - диде министр Марат Җаббаров.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хезмәтчәннәренә уңышлар теләп, “Казан” агросәнәгать паркы бинасы эченә узды. Анда Президентны инвалид арбасындагы ир-ат туктатты.
- Яңа инвалид арбасына акчам җитми, ярдәм итегезче! - диде ул. Соңыннан Антон Кайнов исемле икәнлеге мәгълүм булды.
Президент Рөстәм Миңнеханов: “Борчылма, булышырбыз”, - дип җавап бирде.
Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова сүзләренә караганда, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та сөт һәм башка ашамлыклар сатып алып, әлеге суыткычка куйган.
“Казан” агросәнәгать паркында сәүдә башлап җибәргән үзмәшгульләр дә Президентка үз гозерләрен җиткерергә ашыкты. Үзмәшгульләр үзләренең товарларын банк картасы ярдәмендә дә сатып җибәрү мөмкинлеге тудыруны сорады. Татарстан Президенты бу мәсьәләне чишүне мәгълүм банкка йөкләргә ышандырды.
Комментарийлар