Казанның Мәскәү районы базары янындагы вак, төсле ташлардан татар милли орнаментлары белән бизәлгән түгәрәк бина халык телендә «түбәтәй» дип йөртелә. Тиздән аңа иптәш барлыкка килергә мөмкин.
Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина «түбәтәй рәвешендә күзәтү манарасы төзеләчәк» диде.
– Инвестор бу проектка 300-350 миллион сум кертергә әзер. Казан Кремле дә күренсен өчен, манараны Яңа Савин районында «Казан-Арена» футбол стадионы тирәсендә төзү ниятләнелә. Манараның очына түбәтәй формасында пыяла бина урнаштырыла, анда ресторан һәм сувенирлар кибетләре булачак. Бинаның идәнен дә пыяладан ясау тәкъдим ителә, ләкин монысы әле ахыргача хәл ителмәгән. Кайбер кешеләр биеклектә пыяла идәнгә басарга куркырга мөмкин. Манараның ничә метр биеклектә булачагы да әлегә тәгаенләнмәгән. Инвестор шушындый күзәтү манарасын Казахстанда төзегән инде, – диде Талия Миңнуллина.
Агентлык җитәкчесе шәхси инвесторларның һәм компанияләрнең исемнәрен атамаска тырышты, «шпионнар» йокламый, Татарстанда нәрсә дә булса төзергә җыенган инвесторларны үзләренә «урлаулары» бар икән.
Шуңа да карамастан, Россия төбәкләре арасында Татарстан инвестицияләр җәлеп итүдә иң алдынгы санала. Республикада узган ел 400дән артык инвестпроект гамәлгә ашырылган, бу 2017 елдагыдан 37 процентка күбрәк. Быелгы проектларга инде 590,7 миллион доллар кыйммәтендә инвестицияләр кертелгән. Татарстан 29 ил белән инвестиция эшчәнлеге алып бара, шулардан аеруча активлар: АКШ, Германия, Төркия, Кытай һәм Нидерланд.
– Чит илләр сценаристлары катнашында Казан турында кино төшерү, Казанда музыка фестивале үткәрү планнарыбыз бар, – диде Талия Миңнуллина.
.jpg)
Инвесторлар азык һәм чимал эшкәртү заводлары ачарга җыена. Лаеш районы территориясендә Германиянең авыл хуҗалыгы машиналары җитештерү заводы барлыкка килүе ихтимал. Швейцария бездә төзелеш материаллары ясый башлаячак. Казан тирәсендә шоколад һәм конфет заводы барлыкка киләчәк, аңа Лаештан яки Биектаудан урын эзләнә. Түбән Кама шәһәрендә инвестор хисабына «күзәтү тәгәрмәче» төзеләчәк. Төркия компаниясе ашлык эшкәртү буенча завод төзергә җыена. Казанда мәктәп укучылары өчен фәнни үзәк барлыкка киләчәк. Татарстанда узыш чаңгылары җитештерү заводы ачылачак. Талия Миңнуллина: «Инвестор белән дүрт ел дәвамында сөйләшүләр барды, ниһаять, чаңгы заводы төзү турында килешүгә ирешелде», – диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар