16+

Казанда Туктап калган төзелешләр җанланачак

Казанда әле хәзер дә өлешле торак төзелешендәге 9 йорт «четерекле» тамгасы астында.

Казанда Туктап калган төзелешләр җанланачак

Казанда әле хәзер дә өлешле торак төзелешендәге 9 йорт «четерекле» тамгасы астында.

Подрядчы оешма банкротлыкка чыгу сәбәпле, алардагы төзелеш йә туктап калган, йә эшләр бөтенләй башланмаган.

– Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов өлешле торак төзелеш­ләрен шәхси күзәтчелегендә тота. Четереклегә әверелгән торак йортларны төзеп тәмамлау буенча һәр йортка карата тәгаен механизмнар барланды, – диде мэр Илсур Метшин быелның тәүге «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә.

Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Нигъ­мәтҗанов үзенең чыгышында искәрткәнчә, Казанда 2015 елда өлеш­ле торак төзелешендә четерекле мәсьәләгә әверелгән 30 йорт исәпләнгән булган. Дөресрәге, болар әле йорт түгел, ә төзелеш объекты.
– Татарстан һәм Казан җитәкчелеге ярдәмендә әлеге 30 төзелештән 21 йортны тәмамлап чыгуга ирешелде. Ниһаять, 4406 фатир үзенең хуҗаларына тапшырылды. Шулардан 974 фатирлы биш йорт узган ел төзеп бетерелде, – диде Азат Нигъмәтҗанов.

«МЧС» торак комплексында өлеш­ле төзелештә катнашкан кешеләрнең нервалары шактый какшады. Шөкер, аларга да куанычлы хәбәрләр бар. «МЧС» торак комплексындагы 3нче һәм 4нче йортларны, шулай ук 2нче номерлы йортның биш блогын, Достоевский урамы, 57 адресындагы күп фатирлы йортны төзеп бетерү буенча Гражданнарны – өлешле торак төзелешендә катнашучыларны яклау федераль фонды белән килешү кабул ителгән. Дом.РФ дәүләт компаниясе федераль фонды кайчандыр «ФОН» компанияләр төркеме белән «Свей» фирмасы башлаган эшне тәмамлап чыга. Федераль фонд әлеге торак төзелеш­ләрен ахырына җиткерү өчен 5,5 миллиард сум бирә.

Достоевский урамы, 57 адресындагы торак йортның проекты норматив таләпләргә җавап бирерлек дәрәҗәгә җиткерелгән, аңа Дәүләт экспертизасы уңай бәяләмә биргән. «МЧС» торак комплексындагы 3нче һәм 4нче торак йортларга да проект­лар әзерләнгән, Дәүләт экспертизасыннан уңай бәяләмә һәм төзелеш башларга рөхсәт алынган.
«Ак Таш» компанияләр төркеме «Молодежный» торак комплексындагы 2нче санлы йортны, ә «Бриз» компанияләр төркеме Заслонов урамындагы күп фатирлы йортны төзеп бетерәчәк. Бу эшләргә Татарстан Республикасының намуссыз төзелеш оешмаларыннан зыян күргән кешеләргә ярдәм фонды теләктәшлек күрсәтә. «Ак Таш» компаниясе «Молодежный» торак комплексындагы 2нче санлы йортның кирпеч диварын күтәрү һәм түбәсен ябу эшләрен башкарган инде. Подрядчы оешмага 33нче Хәрби шәһәрчектән 23 мең квадрат метр җир кишәрлеге бирелгән, «Молодежный»дагы 2нче санлы йорт шул җир кишәрлеге хисабыннан төзеп тәмамлана.

 Шушындый финанслау механизмы «МЧС» торак комплексындагы 2нче йортның «А» блогын төзеп тәмамлауда да кулланылу ихтимал.
– Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә, төзелешнең подрядчы оешмасы-­Ижевск шәһәренең «Комосстрой» компаниясенә Губкин урамыннан 9409 квадрат метр җир кишәрлеге бирелде, – диде Азат Нигъмәтҗанов.

«Бриз» компанияләр төркеме Заслонов урамындагы җир кишәрлеген һәм шул кишәрлектә башланган, ләкин туктап калган йорт төзелешен сатып алган. Хәзер бу компания рөхсәт һәм проект документлары туп­лый, төзелеш эшләренә быелның беренче кварталында керешергә җыена.
«Молодежный» торак комплексындагы четерекле 3нче, 5нче һәм 6нчы торак йортларны да төзеп бетерү буенча  Фонд белән сөйләшүләр бара.

Казанда хәзер 107 йорт төзелеше халыкның финанс катнашуында алып барыла. Азат Нигъмәтҗанов әйткәнчә, төзелеш оешмалары бүген инде өлешчеләрнең акчасын турыдан-туры куллана алмый, акчаны банктан проект финанславы схемасы (эскроу-счет) буенча гына ала. Банкларга өлешле торак төзелеше өчен 20 миллиард сум акча салынган, шуның 4 миллиардтан артыгы – кешеләрнең акчасы.

Анна Арахамия фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading